Белгечләр гаилә һәм милек законнары белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU 17-нче ноябрь). Казанда авыр тормыш хәлендә калган кешеләр өчен «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында бушлай юридик консультацияләргә язылу ачылды.
19-нчы ноябрь көнне белгечләр шәһәр халкына гаилә мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк. Кабул итүне гаилә-хокук бәхәсләрендә алты елдан артык уңышлы практика тәҗрибәсе булган юрист, «Верикон» компаниясе директоры, Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Наталья Веретенникова алып барачак. Ул аерылышу, милек бүлешү, никах контракты, балалар һәм алиментлар турында бәхәсләр, ата булуны билгеләү һәм башкалар белән бәйле сорауларга җавап бирәчәк.
30-нчы ноябрь көнне Росреестр һәм ТР кадастр палатасыннан милек мәсьәләләре буенча юристлар консультациясе планлаштырылган. Белгечләр күчемсез милекне рәсмиләштерү, сату-алу һәм бүләк итү килешүләре төзү белән бәйле мәсьәләне хәл итәргә булышачак.
Моннан тыш, атна саен пәнҗешәмбе көнне гомуми мәсьәләләр буенча юрист консультациясе уздырыла. Барлык кабул итүләр 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Калинин урамы, 3 адресы буенча уза. Юристларга сораулар бирү өчен консультациягә алдан ук түбәндәге телефон номеры буенча язылырга кирәк: +7(843)236-65-61, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.