12 апрельдә катнашучылар керү һәм укыту программалары турында тулы мәгълүмат алачак
Казан олимпия резервы училищесы ачык ишекләр көне үткәрәчәк. Тугызынчы сыйныф укучылары керү шартлары һәм белем бирү программалары турында тулы мәгълүмат ала, укытучылар һәм администрация белән аралаша, шулай ук укыту һәм тренировка процессы атмосферасына чума алачак.
Бюджет урыннарына керү түбәндәге спорт төрләре буенча уздырыла: су полосы, волейбол, ишү спорты, дзюдо, җиңел атлетика, чаңгы ярышлары, өстәл теннисы, йөзү, суга сикерү, пуля ату, самбо, синхрон йөзү, спорт (ирекле) көрәше, стендка ату, триатлон, тхэквондо, авыр атлетика, хоккей, чирәмдәге хоккей.
Училищега килергә теләүчеләрне 12 апрельдә 10:00 сәгатьтә Горький шоссесы, 26 адресы буенча көтәләр. Өстәмә мәгълүмат алу өчен түбәндәге телефон буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843)555-29-30 яисә u16olimp@mail.ru, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы матбугат хезмәтендә.