Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.03.2019, 14:01

Яшь казанлыларны «Фән – уч төбендә» балалар университетына чакыралар

Проектның форматы барлык теләүчеләрне дә укырга кабул итәргә мөмкинлек бирә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы март). Казанның Казан технология универстетында (КНИТУ-КХТИ) «Фән – уч төбендә» балалар университеты ачылды, анда кызыксынучан һәм актив балалар фән дөньясы белән таныша һәм галимнәргә сораулар бирә алачак. Университетта 5 яшьтән 14 яшькә кадәрге теләге булган һәр кеше укый ала.

Балалар университетында укыту шәхеснең сәләтләрен һәм мөмкинлекләрен ачуга, мәктәп укучыларының инженер белгечлекләре белән кызыксынуларын үстерүгә юнәлдерелгән. Балалар өч факультетның берсенә «керә ала»: «Кеше», «Табигать» һәм «Техника». Яшь студентларга интеллектуаль конкурсларда һәм олимпиадаларда актив катнашырга тәкъдим итәләр, ә дәресләрне укытучылар гына түгел, университет студентлары да, шулай ук Казан илкүләм тикшеренү технология университетының сәләтле балалар өчен химия фәнен тирәнтен өйрәтүче лицей-интернаты укучылары да үткәрә.

Проектның форматы барлык теләүчеләрне дә укырга кабул итәргә мөмкинлек бирә. Белгечләр фикеренчә, балалар университетларында укыту мәктәп фәне белән мавыгуга һәм мәктәптә өлгерешне арттыруга ярдәм итә.

Студентларга билге куелмаса да, алар чын-чынлап белем ала һәм үз белемнәрен гамәлдә күрсәтү мөмкинлегенә ия. Әйтик, 1-6 сыйныф укучылары өчен математика буенча олимпиада балалар университетының беренче чарасы булды, биредә 1700-дән артык кеше катнашты.

Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә укуларда катнаша ала – университет базасында «Ата-аналар клубы» ачыла, биредә кечкенә студентларның әти-әниләрен катлаулы күренешләрне гади һәм аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтәчәкләр.

«Фән – уч төбендә» балалар университеты проектында катнашыр өчен кабул итү турында гариза тутырырга һәм kstu.du@mail.ru электрон почтасы аша җибәрергә кирәк. Сайттан гариза формасын алырга, шулай ук проект турындагы нигезләмә белән танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар