Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.02.2025, 13:14

Яшь казанлыларны Май чабуны бәйрәм итәргә шәһәрнең яшүсмерләр клубларына чакыралар

Интерактив программалы чара бүген 16:00 сәгатьтә узачак

Бу атнада Казанның яшүсмерләр клубларында бушлай чаралар сериясе узачак. Май чабу алдыннан яшьләр өчен мастер-класслар, интерактив уеннар, квиз, кино кичәсе һәм башка активлыклар оештырыла.

Бүген барлык теләүчеләрне «Арена» клубына Май чабуны бәйрәм итәргә чакыралар. Кунаклар өчен интерактив программа әзерләделәр. Казанлыларны 16:00 сәгатьтә Симонов ур., 6 адресы буенча көтәләр.

Икенче көнне, 26 февральдә, «Оранжевое настроение» клубында зумба буенча мастер-класс булачак. Катнашучыларны популяр Латин Америкасы ритмнарына биергә өйрәтәчәкләр. Яшьләрне 14:30 сәгатьтә Восстание ур., 30 адресы буенча чакыралар.

Шул ук көнне «Ника» клубында (Восстание ур., 59) 18:00 сәгатьтә старт алачак «Май чабу» квизы уздырачаклар.

Җомга көнне, 28 февральдә, сәламәтлек үзенчәлекләре булган яшь шәһәрлеләрне һәм аларның әти-әниләрен рәсем сәнгате буенча мастер-класска көтәләр. Дәрестә узып баручы кышкы пейзаж ясаячаклар. Башлану вакыты – 15:00. Чара «Старт» клубында Побежимов ур., 53 адресы буенча узачак.

«Сила воли» кинокартинасын теләгән һәркем шул ук көнне кич белән – 18:00 дә карый һәм аның буенча фикер алыша ала. Казанлыларны Октябрь ур., 38 адресы буенча урнашкан «Юниор» клубында көтәләр.

Язның беренче көнендә, 1 мартта, шәһәр халкын «Зур Май чабу»га чакыралар. Программада: халык уеннары, иҗади чыгышлар һәм мастер-класслар. Бәйрәм 13:00 сәгатьтә Мәүлүтев ур., 21 адресы буенча «Алга» клубында башлана.

Кул эшләре һәм күләмле җептән декор элементлары бәйләү буенча мастер-класс 2 мартта узачак. Кызлар кичәсе форматындагы чара 11:00 сәгатьтә «Крылатый» клубында (Побежимов ур., 17) башлана.

Атнаның йомгаклау вакыйгасы тегү буенча мастер-класс булачак, ул шулай ук якшәмбе көнне узачак. Барлык теләүчеләр очрашуга 17:00 дә кушыла ала. Дәресне Химиклар ур., 19 адресы буенча урнашкан «Остаз» клубында үткәрәчәкләр, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» МБУ матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар