В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләгән балалар катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). 11 ноябрьдә Казанда Горки-Әмәт урманында Kids run балалар чабышы үтәчәк. Марафонга сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләгән балалар кушыла.
800 м арага чабышта үз көчләрен 7-15 яшьлек кечкенә спортчылар сыный ала. Чараның партнеры – “Альпари” хәйрия фонды, шуңа күрә сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләгән балалар марафонга бушлай кушыла ала. Моның өчен +7 960 049 95 59 телефоны буенча теркәлергә кирәк.
Катнашучыларны 11.30 сәгатьтә терки башлыйлар, ярышлар 13.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.