В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләр «Яратам» яшүсмерләр клубында узачак
«Яратам» яшүсмерләр клубында 26 нчы сентябрьдән балалар өчен архитектура түгәрәге эшли башлый. Чараны республиканың «Заря» төзелеш оешмасы тәкъдим итә, дип яза «Яшүсмер» муниципаль бюджет оешмасы.
Яшүсмерләр архитектор-дизайнер булу серләренә төшенәчәк, әлеге һөнәр турында төпле белемнәр алачак.
Түгәрәккә 13 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар языла ала. Моның өчен әлеге сылтама аша сорауларга җавап бирү мөһим.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу елда Казанда ике яңа яшүсмерләр клубы ачылыр дип көтелә. Левченко бистәсендә 30 кешелек спорт залы булган «Ю» клубы эшли башлаячак. Совет районында исә туристлык юнәлеше буенча «Компас» ачылачак. Клубта гадәти түгәрәкләрдән тыш, туган якта төрле юнәлештәге туризмны үстерү буенча тирән белемнәр биреләчәк.