В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Турнир «Мирас» стадионында узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). Казанда 2009 һәм 2010 елларда туган яшүсмерләр арасында җәйге футбол сезонының ачылу Кубогы җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды. Ярышлар «Мирас» стадионында узды һәм шул исемдәге спорт мәктәбенең 30 еллыгына багышланган иде.
Турнир нәтиҗәләре буенча ике яшь категориясендә дә «Рубин» ФК Академиясендә тәрбияләнүчеләр җиңүче булды. 2009 елда туган егетләр арасында икенче урынны «Юнит» футбол мәктәбе командасы, өченче урынны «Савиново» спорт мәктәбе командасы алды.
2010 елгы яшүсмерләр арасында «Пахтакор» ФК һәм «Рубин» ФК Академиясе командалары призерлар булдылар, дип хәбәр иттеләр Физкультура һәм спорт комитетында.