Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.03.2019, 08:52

Казанның яшь хоккейчылары «Йолдызчык» бәйгесендә көч сынашачак

Җиңүчеләр хоккей академиясендә укый алачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче март). Юрий Моисеев исемендәге «Ак Барс хоккей академиясе» «Йолдызчык» конкурсын башлап җибәрде. Биредә Казанның 12-17 яшьлек яшь хоккейчылар, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән 14-17 яшьлек малайлары катнаша ала. Җиңүчеләр хоккей академиясендә укый алачак.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2019 елның 1-нче мартыннан 31-нче мартына кадәр кабул ителә: аларны star@akbars.academy электрон почтасына җибәрергә яки академиянең рәсми сайтында теркәлергә мөмкин. Конкурсантларга үз-үзләрен тәкъдим итү һәм бер хоккей матчыннан үз уены белән видеоролик әзерләргә кирәк. Моннан тыш, катнашучы «Ни өчен мин профессиональ хоккейчы булырга һәм Татарстан клубларына җиңүләр китерергә телим» темасына мотивацион хат язарга тиеш.

1-нче апрельдән 30-нчы апрельгә кадәр конкурс дирекциясе һәм эксперт төркеме килгән гаризаларга анализ ясаячак, ә 1-нче майдан 20-нче майга кадәр конкурсның турыдан-туры этабы узачак. Конкурста җиңүчеләрне 21-нче майдан 28-нче майга кадәр билгеләячәкләр, аларның исемнәрен һәм фамилияләрен «Ак Барс хоккей академиясе» сайтында бастырып чыгарачаклар.

Конкурсны үткәрү вакыты, этаплары һәм тәртибе турында тулырак нигезләмәдән белергә була, дип хәбәр итә «Ак Барс» хоккей командасы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар