Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.03.2019, 13:50

Яшь казанлылар "Глаголица" балалар әдәби премиясе өчен көрәшәчәк

Конкурска 10-17 яшьлек авторлар әсәрләре кабул ителә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче март). "Глаголица" бәйсез балалар әдәби премиясенең ел саен үткәрелә торган бәйге сезонына гаризалар кабул ителә башлады. Анда Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән, рус һәм татар телләрендә иҗат итүче 10-17 яшьлек яшь авторлар катнаша ала.

Конкурс берничә этаптан торачак. Мәсәлән, 4 октябрьгә кадәр барачак беренче этапта "озын исемлекне" формалаштыру - бәйгегә җибәрелгән барлык 100 иң яхшы эшне сайлап алу үткәрелә. Алар арасыннан конкурсның "кыска исемлегенә" керәчәк иң яхшы 60 эш сайлап алыначак. 18-22 ноябрьдә жюри дипломантларны һәм гран-при ияләрен танылган язучылар һәм шагыйрьләр белән бер атналык мастер-классларда билгеләячәк. Жюри әгъзалары заманча язучылар, шагыйрьләр, тәрҗемәчеләр һәм эссеистлар булачак: Виктор Лунин, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина һәм башкалар.

Җиңүчеләрне поэзия, проза, эссеистика, француз, инглиз, немец һәм татар телләреннән рус теленә сәнгати тәрҗемәләр кебек номинацияләр буенча ачыклыйлар.

Конкурсның финалистларын бүләкләү 23 ноябрьдә "Әкият" Татар дәүләт курчак театрында узачак. Традиция буенча, җиңүчеләр бәллүр ябалак һәм башка бүләкләр алачак. Финалга чыгучылар өчен Казанның мәдәни һәйкәлләре буйлап экскурсия уздырачаклар һәм татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштырачаклар, ә конкурсантларның иң яхшы әсәрләре альманахка керәчәк.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2019 елның 5 сентябренә кадәр сайтта кабул ителә, дип хәбәр итә "Счастливые истории" хәйрия фонды.

Премия эшләгән чорда анда Россия Федерациясенең 67 субъектыннан, шулай ук Әрмәнстан, Финляндия, Үзбәкстан, Белоруссия, Казахстан, Украина, Кыргызстан, Латвия илләреннән өч меңнән артык автор катнашты. Катнашучылар әсәрләре буенча 5 альманах чыгарылды, кыска метражлы фильмнар һәм мультфильмнар төшерелде.

Барлык яңалыклар