Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.07.2020, 10:03

Яшь казанлылар «Глаголица» бәйсез әдәби премиясендә катнаша ала

15-нче сентябрьгә кадәр гариза бирергә һәм әсәрләрне тәкъдим итәргә кирәк.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). Яшь казанлылар «Глаголица» VII бәйсез әдәби премиясен алуга әдәби конкурста катнаша ала. 15-нче сентябрьгә кадәр гариза бирергә һәм жюри әгъзаларына әсәрләрне тәкъдим итәргә мөмкин.

Әдәби конкурста рус һәм татар телләрендә яза торган 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары катнаша ала. Яшь авторга ирекле темага әсәр язарга һәм проза, поэзия, эссеистика яки сәнгать тәрҗемәләре номинациясен сайларга кирәк. 15-нче сентябрьгә кадәр сайтта теркәлергә һәм үз эшеңне шәхси кабинетта урнаштырырга кирәк. «Глаголица» премиясе - коммерциягә нигезләнмәгән проект, шуңа күрә оештыру кертемнәре каралмаган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел «Глаголица» премиясе кысаларында беренче тапкыр чит илдә яшәүче ике телле балалар өчен конкурс уза.

Яшь авторларның эшләрен Татарстанның һәм Россиянең танылган язучылары бәяләячәк: Виктор Лунин, Анна Русс, Сергей Махотин, Галимҗан Гыйльманов Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Рифат Сәлах. Быел жюри составына беренче тапкыр Наринэ Абгарян, Ольга Мяэотс керәчәк. Хәзер мактаулы кунак, танылган Америка язучысы Али Бенджамин катнашуы турында сөйләшүләр алып барыла.

Икенче этапта конкурста катнашучыларны жюри әгъзаларыннан мастер-класслар көтә. Дәресләр Казанда ноябрь аенда әдәби смена форматында узачак.

Премия нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә 6 «Бәллүр ябалак» сыны, 30 электрон планшет, 30 китап тупламы, танылган язучылардан мастер-класслар белән әдәби сменага 100 юллама һәм сезонның иң яхшы әсәрләре тупланган 100 альманах тапшырылачак.

«Глаголица» бәйсез әдәби премиясендә Татарстанның 45 шәһәр һәм районыннан 4 меңнән артык бала, шулай ук Петрозаводскидан Якутскига кадәр илебезнең 7 шәһәре һәм төбәгеннән балалар катнашты. Яшь авторлар шулай ук чит илдән, шул исәптән Әрмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Латвия, Финляндия, Кытай, Кипр, Тунис, Австралиядән үз эшләрен җибәргәннәр.

Премияне оештыручы һәм гамәлгә куючы булып «Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды чыгыш ясый, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар