В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пандемиядән соң шәһәрләр тормышына багышланган эшләр 15-нче февральгә кадәр кабул ителә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче гыйнвар). Яшь казанлылар бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының халыкара видеороликлар конкурсында катнаша ала. Эшләр «Яңа старт. Яңа күзаллау. Яңа шәһәр» темасына 15-нче февральгә кадәр кабул ителә.
Конкурска гаризаларны 14 яшьтән 21 яшькә кадәрге казанлылар бирә ала. Аларга биш минуттан да артык булмаган озынлыктагы видеоны төшерергә һәм анда пандемиядән соң туган шәһәренең яңа тормышы турында сөйләргә кирәк. Тема Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының 2021 елның сентябрендә узачак XVI Бөтендөнья конгрессында фикер алышу планлаштырылган төп мәсьәлә белән аваздаш. Конкурсантларга үз карашлары белән бөтендөнья мирасына уртаклашырга, пандемиядән соң ачыла торган яңа мөмкинлекләр турында фикер белдерергә тәкъдим ителә.
Конкурс ролигында визуаль элементлар һәм тавыш эффектлары (музыка; текст инглиз, француз яки испан телләрендә) булырга тиеш. Видеоны видеокамерага, фотоаппаратка, компьютерга яки мобиль телефонга төшерергә мөмкин. Конкурста катнашучыларны видеога Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасының өч эш телендә: француз, инглиз яки испан телләрендә текст һәм/яки хикәяләү өстәүләрен, шулай ук оригиналь баш исем уйлап табуларын сорыйлар. Моннан тыш, җиңүчеләрнең барлык роликлары Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы YouTube-каналында тәкъдим ителәчәк, шуңа күрә видео бу платформада кабул ителгән форматларга үзгәртелергә тиеш.
Конкурс ике яшь категориясендә: 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге һәм 18 яшьтән 21 яшькә кадәрге кешеләр өчен үткәреләчәк. Беренче категориядә җиңүче 1,5 мең канада доллары күләмендә приз алачак, икенчесендә – 3 мең Канада доллары. Җиңүчеләр 7-10 сентябрь көннәрендә Квебекта (Канада) XVI Бөтендөнья Бөтендөнья мирасы шәһәрләре оешмасы конгрессы узган көннәрдә узачак тантанада игълан ителәчәк.
Конкурска эшләрне 15-нче февральгә кадәр Казан шәһәр думасының Халыкара һәм муниципальара элемтәләр идарәсенең электрон почтасына җибәрергә була: Kazan.International@tatar.ru. Гаризада катнашучының исем-фамилиясен, яшен, эшнең исемен, элемтә өчен телефонын һәм электрон почта адресын күрсәтергә кирәк. Конкурста катнашу шартлары белән җентекләбрәк сайтта танышырга була.
Исегезгә төшерәбез, узган ел конкурста катнашучылар арасында 14 яшьтән 17 яшькә кадәрге категориядә беренче урынны Казанда яшәүче Валерия Синдимирова алды.