В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген алар 7 тренер белән бергә Уфага юл тотты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль, Алена Мирошниченко). Казанның 18 яшь спортчысы беренче тапкыр Халыкара балалар уеннарында чыгыш ясаячак. Бүген алар 7 тренер белән бергә Уфага юл тотты, биредә спортның биш төре буенча ярышачаклар: дзюдо, йөзү, кыя тауга менү, җиңел атлетика һәм фехтовкалау.
«Казан иң яхшы спортчылар командасын җыйды. Сайлап алу шактый кырыс булды, без Россия беренчелегендә балаларның чыгыш ясау дәрәҗәсен карадык», – дип сөйләде Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары – спорт чараларын үткәрү бүлеге җитәкчесе Линар Гарипов.
Җиңел атлетика буенча командада 6 кеше булачак: 4 малай һәм 2 кыз. «Әлбәттә, бездә лаеклылар күп, әмма без иң яхшыларын гына алдык», – дип сөйләде җиңел атлетика буенча атказанган спорт мастеры, спортның бу төре буенча Казан җыелма командасының баш тренеры Ирина Вострикова. Халыкара ярышларда катнашу тәҗрибәсе булмауга карамастан, яшь спортчылар инде берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар булган, дип билгеләп үтте ул. «Без ныклап әзерләндек, егетләр күтәренке кәефтә, барысы да яхшы формада, без - тәҗрибәле көрәшчеләр. Нервыларыбыз сынатмас, яхшы чыгыш ясарбыз дип ышанам», – диде тренер.
Җиңел атлетлардан аермалы буларак, фехтование буенча җыелма команда әгъзаларының халыкара турнирларда катнашу тәҗрибәсе бар инде. Мәсәлән, бер спортчы, Азалия Абдуллина 8 ел фехтование белән шөгыльләнә, соңгыларының берсе Польшада узды. «Без башка илләрдән килгән спортчылар белән фехтовать итәчәкбез, аларны беләчәкбез, яңа тәҗрибә туплыйбыз. Әмма һәрвакытта да илебезнең иң яхшысы булуын күрсәтергә тиешбез, беренче булырга кирәк», – дип саный яшь фехтовать итүче.