Фестивальдә катнашучылар экспертлар һәм кунаклар белән таныша алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче август). Казанда IT-стартаплар фестивале узачак – мәктәп проектларын 16-нчы августта IT-паркта тәкъдим итәчәкләр.
«Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларында «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында түләүсез белем алган 12-17 яшьлек балалар үз эшләрен тәкъдим итәчәк. Фестивальдә түбәндәге юнәлешләр буенча 8 иң яхшы проект тәкъдим ителәчәк: Python телендә программалаштыру, SaaS-сервислар һәм виртуаль чынбарлык кушымталар эшләү. Җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырылачак һәм Севастопольгә федераль кейс-чемпионатка чакырылачаклар.
Фестивальдә катнашучылар экспертлар һәм кунаклар белән таныша алачак, алар арасында профильле министрлыкларның җитәкчеләре һәм вәкилләре, бизнесменнар, инвесторлар, партнерлар бар. Катнашучыларны очрашу һәм теркәү 10.00 сәгатьтә башлана, фестиваль 10.30 сәгатьтә ачыла, дип хәбәр иттеләр «Байтик»та.
«Цифрлы икътисад» илкүләм программасы кысаларындагы «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында бөтен Россия буенча яшьләр инновацияләре кампуслары булдырыла. «Байтик» әлеге программада катнашты һәм IT-Jump PRO цифрлы лагере проекты белән уңышлы гына сайлап алынды.