Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.02.2025, 15:51

Яшь бортпроводниклар «Профессионаллар» чемпионаты кысаларында үз осталыкларын күрсәтәчәк

КМТТУ-КАИ ярышларны мөмкин кадәр самолетның шартларына туры китереп уздырачак

КМТТУ-КАИның техник көллияте һөнәри осталык буенча чемпионатның төбәк этабын «Борт проводнигы» тәҗрбәсендә уздырачак. Ярышлар 24—27 февральдә узачак — аларның үзенчәлеге чынбарлыкка мөмкин кадәр якын булган шартларда үткәреләчәк.

Чемпионат мәйданчыгы КМТТУ-КАИның сигезенче бинасында 25 февральдә 10:00 сәгатьтә «Туполев» залында ачылачак. Чарада Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашачак. Шул ук көнне укучылар өчен профильле мастер-класс оештырыла.

«Безнең көллият төбәк этабында «Профессионаллар» чемпионатын уздыру мәйданчыгы булу теләге белән чыкты, чөнки университет тарихи яктан авиация тармагының төрле белгечләрен әзерләү урыны булып тора. КМТТУ-КАИ базасында Авиация уку үзәге ачылу белән әзерлек юнәлешләре исемлеге киңәя, шул исәптән киләчәктә аның базасында бортпроводниклар да әзерләячәкләр», — дип билгеләде КМТТУ-КАИның административ тәэмин итү һәм үсеш буенча проректоры Эльвир Якупов.

«Борт проводнигы» тәҗрибәсе буенча ярышларда дүрт этап каралган: үзеңне тәкъдир итү, авиация һәм пассажирлар йөртү буенча норматив документларны белүгә тест үткәрү, аларны самолетка утырту һәм бортта хезмәт күрсәтү. Соңгы икесе мөмкин кадәр самолетның шартларына туры китереп эшләнәчәк.

Хәзерге вакытта техник көллияттә ярышларны уздыруга актив әзерлек бара. «Безнең сәнәгать партнерларыбыз ярдәмендә «Бигеш» аэропорты территориясендә чын самолет бортында узачак. Бортта бәяләүне тугыз белгеч үткәрәчәк, шулай ук 20 «пассажир» җәлеп ителәчәге билгеле, – дип аңлатты КМТТУ-КАИ техник көллияте директоры урынбасары Валентина Юнусова. Түбән Камада «Бигеш» һава аланы урнашкан мәйданчык 26 февральдә эшли башлаячак.

Катнашуга гаризаларны Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары һәм КМТТУ-КАИ техник көллияте укучылары җибәрде.

«Борт проводнигы» тәҗрибәсе беренче тапкыр чемпионат программасына кертү өчен «Аэрофлот» авиакомпаниясе идеясе белән 2024 елда тәкъдим ителде. Бу юлы ярышлар презентация форматында илнең берничә төбәгендә, шул исәптән Татарстанда уза.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елдан Россиядә һөнәри осталыкны үстерүгә ярдәм «Профессионалитет» федераль проекты буенча «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында үткәрелә.

Элегрәк КМТТУ-КАИ мәйданчыгында «Композитлар технологиясе» тәҗрибәсендә «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы узган иде.
Барлык яңалыклар