Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.12.2022, 18:01

«Апуш» татар театр студиясенең яшь актерлары казанлыларга «Зоопарк-әлифба» спектаклен күрсәтәчәк

Шагыйрә Йолдыз Шәрәпова әсәре буенча тамаша квест форматында узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). Иртәгә, 13 нче декабрьдә, Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең икенче спектакле күрсәтеләчәк.

Шагыйрә Йолдыз Шәрәпова әсәре буенча куелган «Зоопарк-Әлифба» тамашасы Хәбир Ибраһимов инсценировкасы буенча куелган квест форматында, җырлар һәм биюләр белән үрелгән шигъри формада узачак. Спектакльдә «Сәйдәш» үзәге базасында эшләүче «Апуш» студиясендә тәрбияләнүче 30 бала катнашачак. Кайбер укучылар, спектакльдә 38 хайванны күрсәтергә кирәк булганга, берничә роль уйнаячак.

Спектакльнең төп персонажлары – игезәкләр Илназ һәм Гөлназ – апалары белән бергә, «Зоопарк-әлифба» серле квестында катнашалар. Алар сынаулар аша узачак һәм юлларында төрле хайваннар очратачак.

Укучыларны премьерага Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисткасы Резеда Сәлахова, Г.Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина әзерләде. Музыканы композитор Марат Әхмәтшин язган. Сценограф, рәссам – Анна Новикова.

Спектакль 18:00 сәгатьтә башлана. Теркәлү буенча керү бушлай, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендәге милли сәясәтне тормышка ашыру бүлегендә.

Искәртеп узабыз, «Апуш» балалар татар театр студиясе үз эшен агымдагы елның февралендә Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә башлап җибәрде. Студиядә тәрбияләнүчеләр атнасына өч көн актерлык осталыгына, хореографиягә, сәхнә теленә, вокалга өйрәнәләр. Беренче сәхнәгә куелган эш драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендәге «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле булды. Бу спектакль «Театраль Идел буе» конкурсының республика этабында беренче урынны яулады.

Барлык яңалыклар