Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.06.2018, 11:48

Брауншвейг шәһәренең яшьләр командасы Казан футболчылары белән иптәшлек матчында очраша

Уен алдыннан алман шәһәре делегациясе белән Ратушада Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры очрашты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче июнь, Алсу Сафина). 26 июньдә Татарстан башкаласында Брауншвейг һәм Казан шәһәрләренең яшьләр командасы арасында иптәшлек матчы узачак. Уен алдыннан алман шәһәре делегациясе яшь спортчылар белән бергә Казан Ратушасында булды. Кунакларны Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова һәм Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова сәламладеләр.

Очрашуны ачып, Дарья Санникова искәртеп үткәчә, Казан һәм Брауншвейг шәһәрләрен дуслык мөнәсәбәтләре 29 ел бәйли – алар тугандаш-шәһәрләр булып торалар. “Безгә килүегез безнең өчен зур мәртәбә”, - диде ул.

Д.Санникова билгеләп үткәнчә, Казан актив рәвештә үсә, соңгы 10 ел эчендә туристлар агымы 10 тапкыр арткан һәм быел шәһәрдә 3 миллионынчы туристны каршы алырга торалар. Шәһәр туристик юнәлештә дә үсә. 2013 елда Татарстан башкаласында Бөтендөнья җәйге Универсиада, 2015 елда су спорт төрләре дөнья чемпионаты, узган елда Казан Россиянең тагын өч шәһәре белән FIFA Конфедерацияләр кубогын кабул итте. Ә быел Казанда футбол буенча дөнья чемпионатының 6 матчы үтә. Казанда әлеге матчлар ничек узганын кунакларга видео язма ярдәмендә күрсәттеләр.

Брауншвейг Мэриясе хезмәткәре Герард Екел Волкер каршы сүзендә билгеләп үткәнчә, ике шәһәр арасында дуслык 30 елдан артык дәвам итә, дип билгеләп үтте – 1982 елда беренче тапкыр укучылар белән алмашу үткән. “Бирегә тагын килүем белән горурланам. Беренче тапкыр Казанда 1983 елда булдым, мин укучылар белән алмашуның ничек үсүен күзәттем”, - диде ул. Герард Екел Волкер сөйләгәнчә, аларның делегациясе Казанда 2 көн булган инде. Аларның биредә уен алды күнекмәләре үткән, алар футболчылар өчен тудырылган шартларның яхшы булуын билгеләп үттеләр. Хәзер команда түземсезлек белән иптәшлек матчын көтә. Брауншвейг Мэриясе хезмәткәре матчның дуслык атмосферасында үтүенә өмет белдерде.

Герард Екел Волкер игътибар иткәнчә, Казан һәм Брауншвейгны тугандаш булулары гына бәйләми – алман шәһәре илнең төньягында 1-нче спорт шәһәре булып санала икән. “Бу өлкәдә алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре бик күп”, - диде Герард Екел Волкер.

Билгеләп үтәргә кирәк, сәфәр кысаларында делегация 27 июньдә узачак Алмания – Көньяк Корея матчында булачак. Очрашуда Герард Екел Волкер яшь спортчыларга матчка билетлар тапшырды.

Очрашу азагында Герард Екел Волкер билгеләп үткәнчә, мондый алмашу озак еллар дәвам итәргә тиеш, чөнки яшьләр өчен башка шәһәрдәге, башка илдәге яшьтәшләре белән танышу өчен, башка мәдәният, башка тормыш рәвеше белән танышу өчен яхшы мөмкинлек. Герард Екел Волкер Дарья Санникованы һәм Светлана Вострикованы Брауншвейгка чакырды.

Туризм үсешенә булышлык итү комитеты директоры Дарья Санникова делегациянең Казандагы көннәре яхшы тәэсирләр калдыруына һәм алман кунаклары янәдән бирегә килергә теләүләренә ышаныч белдерде.

Чарада Брауншвейгның яшьләр командасы тренерлары Матиас Мартин Франц Фукс һәм Карстен Бухольц, Алмания федератив республикасының Мәскәүдәге илчелегенең икътисад һәм фән департаменты башлыгы Томас Граф һ.б. катнашты.

Фоторепортаж
Казан Ратушасында Брауншвейг делегациясе белән очрашу
Видеорепортаж
25.06.2018 12:03
Казан Ратушасында Брауншвейг делегациясе белән очрашу
Барлык яңалыклар