20-дән артык югары уку йортында БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар кушылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). «Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтендә торучы мәктәп укучылары быелдан гражданлык югары уку йортларына кергәндә өстенлек алачак. 20-дән артык югары уку йортында БДИ нәтиҗәләренә өстәмә баллар кушылачак.
Шәхси казанышлары өчен "яшь армиячеләр" ала торган максималь баллар саны - 10-нан артык түгел, әмма һәр югары уку йорты бу санны мөстәкыйль билгеләячәк. Кайбер федераль университетлар «Юнармия» хәрәкәте үткәрә торган бөтенроссия ярышлары, Олимпиада, уеннар һәм конкурслар лауреатларына 5 өстәмә балл өстәргә әзер, кайберләре «Юнармия батырлыгы» билгесенә ия булучыларга 1-дән 3 баллга кадәр өстәячәк.
Яшь армиячеләр хәрби вузларда да өстенлекләрен ала алачаклар. Әйтик, РФ Оборона министрлыгының Хәрби университеты яшьләргә 3 балл өстәячәк.
Исегезгә төшерәбез, югары уку йортына кергәндә аттестат һәм алтын медаль алырга мөмкин, ә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призеры яки җиңүчесе дипломы абитуриентка 10 өстәмә балл алып киләчәк. Әмма укырга керүчегә барлык шәхси казанышлары өчен бирелгән балларның гомуми күләме 10 баллдан да артмаска мөмкин.
«Юнармия» бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте 2016 елда Россия Оборона министрлыгы инициативасы буенча оештырылды. Бүген аның сафларында 380 меңнән артык бала тора, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында.