Аны бер ай дәвамында кулланып булачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче август). Җомга, 4 нче августта, Казан – Аэропорт – Казан маршрутында 1,5 миллионынчы шәһәр яны поезды пассажиры билгеләнәчәк. Акция Тимер юлчылар көне алдыннан узачак.
Юбилей билеты иясе бүләкләр һәм «Содружество» пассажирлар компаниясенең барлык электричкаларында бушлай йөрү өчен сертификат алачак. Аны бер ай дәвамында кулланып булачак.
1,5 миллионынчы пассажирны шәһәр яны пассажирлар комплексы белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы ярдәмендә билгеләячәкләр, дип хәбәр итә «Содружество» АҖ матбугат хезмәте.