Ярышлар Казанда 2024 елның июнендә узачак
Фото: Марат Мөгыйнов
«Казанда БРИКС уеннары булачак. Без аңа йоганы да керттек һәм «Казан-Арена»да йога тамашасын күрсәтергә ниятлибез», – дип китерә ТАСС министр сүзләрен.
БРИКС уеннары ТР башкаласында 11-24 нче июньдә узачак.
Элегрәк ТР спорт министры Владимир Леонов БРИКС уеннарын оештыручылар 71 ил вәкилләре белән әлеге дәүләтләрдән булган спортчыларның ярышларда катнашу мөмкинлеге турында сөйләшүләр алып баруын хәбәр иткән иде.