В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада башкалада 163 малай һәм 145 кыз туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель). Узган атнада, 15-нче апрельдән 21-нче апрельгә кадәр, Казан Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 308 бала тууы теркәлгән: 163 малай һәм 145 кыз.
Иң яшь әнигә – 19 яшь, иң яшь әтигә - 21. Иң өлкән әнинең яше – 45, иң өлкән әтинеке - 48. Туган вакытта иң җиңел авырлыктагы бала 840 грамм булган, иң зур авырлыктагысы - 4560 грамм.
Бу атнаның балалар исемнәре арасында иң популяр түбәндәгеләр: Ясминә, Әминә, Тимур, Данил, Ислам, Алексей, Мәликә, Арина, Мирон, Виктория, Кәрим. Ата-аналар үз сабыйларына кушкан иң сирәк исемнәр: Назар, Иосиф, Леон, Марианна, Сәрия, Салиха, Адам, Юлиана, Иоанн.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 191 пар никахларын теркәде, дип хәбәр итә Казан Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.