В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атна эчендә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 452 бала тууы теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Узган атна эчендә 5-нче апрельдән 11-нче апрельгә кадәр Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 452 бала тууы теркәлгән: 214 малай, 238 кыз.
Казанның иң яшь анасына 20 яшь булса, иң өлкәненә – 41. Иң яшь әтигә 21 яшь булса, иң өлкәненә – 47. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 500 һәм 5450 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Дмитрий, Ясминә, София, Дарина, Ралина, Кәрим, Даниэль, Һава, Артем, Ярослав, Динар. Сирәк кушылган исемнәр: Җәмал, Демьян, Василиса, Гордей, Максимилиан, Госман, Эмма, Алла, Федор, Агата, Борис, Эсмира.
Шушы ук вакытта Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 124 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 18 һәм 17 яшь булса, иң өлкәннәренә – 77 һәм 62 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.