Башкалада узган атна эчендә 425 сабый дөньяга килгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июль). Узган атнада Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 425 бала тууы теркәлгән: 222 малай һәм 203 кыз.
Иң яшь әнинең яше – 19, иң яшь әтинеке – 20. Иң өлкән әнинең яше – 44, иң өлкән әтинең яше - 54. Туган вакытта иң җиңел авырлыктагы бала 2310 грамм булса, ә иң авыры - 4550 грамм.
Бу атнада балаларга кушылган иң популяр исемнәр: Кәрим, Тимур, Мәликә, Асель, Арина, Сәмирә, Ясминә. Ата-аналар үз сабыйларына биргән сирәк исемнәр: Тимофей, Ольга, Тамира, Владелина, Мира, Оливия, Алихан, Иллария, Мостафа, Натан.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 298 пар үзләренең никахларын теркәделәр, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.