В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
17-23 июнь аралыгында Казанда 417 бала туган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июнь). Узган атнада, 17-нче июньнән 23-нче июньгә кадәр, Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 417 бала тууы теркәлгән: 213 малай һәм 204 кыз.
Иң яшь әнинең һәм әтинең яше – 19. Иң өлкән әнинең яше – 50, иң өлкән әтинең яше - 49. Иң җиңел авырлыктагы бала 960 грамм булган, иң авыры – 4680 грамм.
Бу атнада балаларга кушылган иң популяр исемнәр: Ясминә, Әмир, Тимур, Риана, Лев, Ева, Азалия, Артем, Артур, Ислам. Ата-аналар үз сабыйларына биргән сирәк исемнәр: Дэя, Наталья, Кемаль, Ирада, Леон, Ольга, Агата, Тамина, Зәлинә, Виталина, Яков, Стефания.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 298 пар үзләренең никахларын теркәделәр, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.