В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казан Башкарма комитеты «Иң яхшы ярминкә» номинациясендә җиңде
Фото: Казан Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 2 нче июнь). «Юдино» чатырлы ярминкә мәйданчыгы «Россия сәүдәсе 2023» конкурсында иң яхшысы дип танылды. Казан Башкарма комитеты «Иң яхшы ярминкә» номинациясендә җиңүче булды, анда бөтен Россиядән 30 гариза килгән.
Казанның Киров районының Революция урамындагы сәүдә мәйданчыгы 2022 елның көзендә ачылды. 2,1 мең кв.м мәйданлы җир кишәрлегендә асфальт җәелгән, периметр һәм юл кырые буйлап койма, киштәләр белән ярминкә чатыры урнаштырылган, яктырту, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләре үткәрелгән. Эшчеләр 27 кв.м мәйданлы административ бина төзегәннәр, ул шул исәптән сак будкасын да үз эченә ала.
Майданда сезонлы авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза, шулай ук көн саен сәүдә оештырыла.
«Россия сәүдәсе» конкурсының төп бурычы – төрле форматлы сәүдәнең казанышларын һәм иң яхшы практикаларын ачыклау. Нәкъ менә шуңа күрә конкурста 11 төрле номинация каралган. Аны РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үткәрә. Быел конкурс «Россия ритейлы атналыгы» кысаларында узды, дип хәбәр ителә оештыручыларның пресс-релизында.