В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада районның биш предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче апрель). 17-нче апрельдә Идел буе районының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә (Бертуган Касыймовлар ур., 22/7) вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Әлеге чарада районның биш предприятиесе һәм оешмасы вәкилләре катнашачак: «Бергауф Лаеш» ҖЧҖ, «Казан төзелеш материаллары комбинаты» АҖ, «Водоканал» МУП, «Турбодент» ҖЧҖ, ИП Смирнова Е.Р. («Покровские пекарни»).
Ярминкәгә килүчеләр буш булган вакансияләр турында мәгълүмат, эшкә урнашу өчен юнәлешләр, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча белгечләр консультациясе ала алачаклар.
Шулай ук вакансияләр ярминкәсенә килүчеләрне эшсез гражданнарга ярдәм итү мәсьәләләре буенча вакытлы басмалар (газеталар һәм журналлар) һәм тарату материалы (буклетлар һәм белешмәлекләр) белән тәэмин итәчәкләр.
Килүчеләр өчен керү һәм барлык хезмәтләр дә бушлай, дип хәбәр итә Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе. Ярминкә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр барачак. Белешмәләр өчен телефон: (843) 224-86-66.