Чарага сигез шәһәр оешмасы вәкилләре чакырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче октябрь). 23-нче октябрь көнне Казанның Вахитов районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарага сигез шәһәр оешмасы вәкилләре чакырылган.
Шәһәр халкы район предприятиеләрендәге буш эш урыннары турында мәгълүмат ала һәм кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша алачак. Күчмә вакансияләр ярминкәсенә Казанның «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе, «Казан машина төзелеше заводы» федераль казна предприятиесе, «3-нче Казан икмәк заводы» акционерлык җәмгыяте, Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе, «7-нче шәһәр сырхауханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе, «Комфортел» акционерлык җәмгыяте, «Электроприбор» заводы, «Сәүдә агентлыгы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте вәкилләре чакырылган.
Казан шәһәре Вахитов районы Пенсия фонды идарәсенең әйдәп баручы белгече шәһәрлеләргә пенсия белән тәэмин итү, булачак пенсияне формалаштыру, дәүләт хезмәтләре күрсәтү, шулай ук иминләштерелгән затның шәхси кабинетында теркәлү үтү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.
Күчмә вакансияләр ярминкәсе 23-нче октябрьдә 10.00-нан 13.00-кә кадәр Зинин ур.,3 адрес ыбуенча урнашкан Кадрлар әзерләү буенча төбәк уку үзәгендә узачак, дип хәбәр итәләр Казанның Вахитов районындагы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә.