Чара Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә оештырылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы февраль). 12-нче февральдә Казанда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Шәһәр халкы предприятиеләрдәге буш эш урыннары турында беләчәк һәм кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашачак.
Ярминкәдә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе, ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, «Комфортел» акционерлык җәмгыяте, Казанның «Электроприбор» заводы ачык акционерлык җәмгыяте, «Горводзеленхоз» тресты муниципаль унитар предприятиесе, «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе вәкилләре катнашачак.
Ярминкәгә килүчеләр пенсия белән тәэмин итү һәм булачак пенсияне формалаштыру мәсьәләләре буенча белгечләр белән киңәшләшә, дәүләт хезмәтләре һәм «Иминиятләнгән затның шәхси кабинетында» теркәлү турында белә алалар.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә узачак: Качалов ур., 77, 9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр, дип хәбәр итәләр оештыручылар.