Вакансияләр ярминкәсе «Казан ярминкәсе»нең 3-нче павильонында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). 24-25 сентябрьдә Казанда «Актив озын гомерлелек» күргәзмәсендә вакансияләр ярминкәсе узачак.
Шәһәрлеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары турында мәгълүмат ала һәм кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча белгечләр белән киңәшләшә, дәүләт гарантияләре турында белә алачак.
Вакансияләр ярминкәсе ике көн дәвамында, 24-25 сентябрьдә, 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр «Казан ярминкәсе»нең 3-нче павильонында узачак: Оренбург тракты, 8. Керү һәм барлык хезмәтләр бушлай, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт мәшгульлек хезмәте порталында.