Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.11.2023, 12:38

Ярминкә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрдән мастер-класслар һәм призлар уйнату: ТР башкаласы «Юмарт сишәмбе» акциясенә кушыла

Хәйрия чарасы 28 нче ноябрьдә «Игелекле Казан» коворкингында башланачак, керү ирекле

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче ноябрь, Камилә Вилданова). Татарстан башкаласы «Юмарт сишәмбе» бөтендөнья хәйрия акциясенә кушылачак. Ул 28 нче ноябрьдә «Игелекле Казан» коворкингында, шулай ук цифрлы мәйданчыкларда узачак. Шәһәрлеләрне ярминкә, мастер-класслар, экскурсияләр, призлар уйнату һәм башка активлыклар көтә. Бу хакта Башкарма комитеттагы аппарат киңәшмәсендә Социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова хәбәр итте.

«Шәһәр мохитен яхшырту җәмәгатьчелекнең кәефенә турыдан-туры тәэсир итә –мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициативалар күбрәк барлыкка килә. Хөрмәтле хезмәттәшләр, ММЧ, «Юмарт сишәмбе» чарасына игътибар итүегезне сорыйм. Сезнең аша барлык битараф булмаган казанлыларга мөрәҗәгать итәм», - дип җиткерде Мэр Илсур Метшин.

«Юмарт сишәмбе» 14:00 дән 19:00 гә кадәр узачак. Бу вакытта хәйрия ярминкәсендә коворкинг кунаклары алты инклюзив остаханә продукциясе белән таныша алачак. Моннан тыш, барлык теләүчеләр өчен «Яхшы маршрут» акциясе оештырыла, ул хәйрия фондлары эшчәнлеге турында белергә һәм аларның карамагындагылар белән танышырга мөмкинлек бирәчәк.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мастер-классларда игътибар бирергә мөмкин булачак, аларны үсеш үзенчәлекләре булган казанлылар үзләре үткәрәчәк.

«ВКонтакте» төркемендә көн дәвамында бүләкләр (толстовкалар һәм бияләйләр) уйнатылачак. Бүләкләр гадәти булмаган изге эшләр башкаручыларга эләгәчәк», – дип сөйләде Ирина Смирнова.

Ул «Юмарт сишәмбе»дә беркем дә сыйсыз калмаячак –  коворкингта глинтвейн белән җылынып, пироглар ашарга мөмкин булачак, дип өстәде.

Игелекле эшне хәзер үк башкарырга була – моның өчен qr-код буенча күчәргә, волонтерлар сафына керергә яки хәлдән килгәнчә акча күчерергә кирәк. Акчалар ялгыз картларны һәм инвалид балаларны карау һәм реабилитация әйберләрен алу өчен тотылачак.

«Игелекле Казан» коворкингы Сеченов урамы, 5 адресы буенча урнашкан. Акциягә керү ирекле.

«Юмарт сишәмбе» –  бөтендөнья инициативасы, чаралар ел саен йөздән артык илдә уза. Россиядә акция беренче тапкыр 2016 елда оештырыла, шуннан соң чара ел саен үткәрелә башлый. Бүгенге көндә «Юмарт сишәмбе» ил буенча дүрт меңнән артык партнер җыйган.

Казанда пилот акциясе узган ел булды. Коворкингтагы хәйрия ярминкәсендә продукцияне дүрт фонд тәкъдим итә: «Альпари», «Умиление», «Забота» һәм «Детям».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 20.11.2023
Видеорепортаж
20.11.2023 12:45
Казанда «Юмарт сишәмбе» хәйрия акциясе узачак
Барлык яңалыклар