Күп серияле картина көз көне Казанда алдан күрсәтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче февраль, Алсу Сафина). Бүген Казан Кремле диварлары астында сәүдә җәелде - киштәләрдә сөт, балык, икмәк, шунда ук кәбестә, бәрәңге, кишер һәм суган, дәвалау үләннәре, үрелгән кәрҗиннәр сатып алырга мөмкин. Ерактарак кызылармиячеләр атларда, дөяләрдә, ә Спас манарасында революцион театр оештырылган - сәхнәдә "Да здравствует интернационал трудящихся!" лозунгы астында поп, капиталист һәм кулак карикатуралары урнаштырылган, алар өстеннән театр артистлары көлә. Алар "Интернационал"ны җырлый. Бу вакытта монда Себергә җибәрү өчен Казанга китерелгән хатын-кызлар, балалар, картлар белән йөк арбалары уза. Казанда "Зөләйха күзләрен ача" фильмын төшерүчеләр 30-нчы еллар атмосферасын нәкъ менә шундый итеп күрә. Бүген Татарстан башкаласында "Россия 1" каналы өчен "Русское" кинокомпаниясе төшерә торган күп серияле фильмның соңгы көне.
Инде берничә көн Кремль урамында транспорт хәрәкәте чикләнә, ә бүген биредә, Чернышевский урамыннан алып Беренче Май мәйданына кадәрге участокта, җәяүлеләр дә узмый – иртәдән башлап, 100-дән артык кеше җәлеп ителгән фильмның массакүләм күренешен әзерләү һәм төшерү бара. Моннан тыш, төшерү мәйданчыгында 10 ат, дөя бар, биредә декорацияләр урнаштырылган, заманча яктырту баганалары алмаштырылган, барлык заманча атрибутлар – юл билгеләре алынган, дәүләт флаглары вакытлыча совет чоры байракларына алыштырылган. Әйтик, Кремль стеналарында ЮНЕСКО билгеләрен, Спас манарасы сәгатьләрен һәм заманча биналарны, монтаж барышында "яшерәчәкләр".
Фильмны булдыручыларга – һава торышы да, юеш кар һәм буран да ярдәмгә килә. "Соңгы карсыз көннәрдә мондый һава торышын теләп алдык! Кар безгә матурлык өчен бик туры килде", - дип билгеләп үтте "Русское" кинокомпаниясенең башкарма продюсеры Илья Папернов. Сүз уңаеннан, массакүләм сәхнәне төшергәнче берничә көн кала Кремль урамына 1 тоннадан артык кар китерелде. Илья Папернов төшерү буенча сораулар күп булуын, шәһәр Мэриясе белән берлектә ноябрь аенда ук фикер алышулар башлануын сөйләде.
Башкарма продюсер китапка сөйләнгән атмосфераны фильмда булдыру, "тарихи төгәлеккә" караганда мөһим дип саный. "Мөгаен, 1930 елда базар биредә булмаган, әмма ярминкә сәүдәсе өчен барлык агач йортлар да ул еллардагы фотосурәтләр буенча торгызылган. Декорацияләрне һәм костюмнарны өлешчә Мәскәүдә, өлешчә Казан музейларында тапканнар. Дөнья буйлап җыйдык", - дип сөйләде Илья Папернов.
Фильмны төшерү ай ахырына тәмамланачак - Казаннан соң эш Лаеш районында һәм Пермьдә дәвам итәчәк, анда Кама ярында Семрук бистәсе декорацияләре булдырылган иде. Илья Папернов шулай ук "Зөләйха күзләрен ача" фильмының нәкъ менә казанлылар беренче тамашачысы булуын хәбәр итте - моны күрсәтү идеясе нәкъ менә Татарстан башкаласында күптән түгел барлыкка килде, барлык детальләр буенча да фикер алышына әле, дип ачыклык кертте продюсер. Аның фикеренчә, картина кызыклы булачак, чөнки бу темалар күп гаиләләргә кагылды. "Шул ук вакытта бу битк кеше тарихы. Ул теләсә нинди шартларда да кеше булып калу турында. Миңа калса, бу кызыклы булачак", - дип билгеләп үтте Илья Папернов.
Искәртеп узабыз, шимбә көнне Чулпан Хаматова, Сергей Маковецкий һәм Александр Бәширов катнашында эпизодлар төшерелде. Казандагы эпизодларның бер өлеше узган елның көзендә төшерелгән иде.