Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2018, 11:50

Иске Татар бистәсендә үткән “Игелек ярминкәсе” мәктәп укучыларын һәм осталарны берләштерде

Җыелган акчалар хәйриячелек максатларында тотылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь, Екатерина Виславская). Бүген Казанда “Игелек ярминкәләре” эшли. Аларның берсе Иске Татар бистәсендә җәяүлеләр йөри торган К.Насыйри урамында уза. Вахитов районы укучылары үзләренең эшләнмәләрен, уенчыклар саталар, моны алар авыру малайга ярдәм итү өчен эшлиләр.

Хәйрия ярминкәләре шәһәрнең барлык районнарында да үтә. Казанның 170-кә якын мәктәбенең һәр районнан 40-ар мәктәбе "Игелек ярминкәләрендә" катнаша. Бүген К.Насыйри урамындагы ярминкәгә 20-25 мәктәп кушылды, калганнары үзләре территорияләрендә оештыра.

Ярминкәдә төрле яшьтәге балалар катнаша. Балалар үзләре ясаган әйберләр, уенчыклар,китаплар алып килгәннәр. Мәктәп укучыларына кулланма сәгать осталары да кушылды. Моннан кала, К.Насыйри урамында кунаклар өчен концерт үтә.

“Яхшы, файдалы һәм мөһим максат – теге яки бу балага яисә фондка булышлык итү. Ә тагын да мөһимрәк максаты – балаларга тәрбия бирү. “Игелекле Казан” проекты кысаларында өч ел рәттән кече яшьтән үк изге гамәлләр кылу кирәклеге турында сөйлибез”, - дип сөйләде Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.

Товарларны сатудан җыелган акча Вахитов районының 51-нче мәктәбе укучысы Роман Агеевны дәвалау һәм реабилитацияләү өчен күчереләчәк.

Тагын өч “Игелек ярминкәсе” бүген Урицкий паркында, “Континент” паркында һәм Горки-Әмәт урманында планлаштырылган. Җыелган акчалар хәйриячелек максатларында файдаланылачак.

Көзге игелек декадасы 30 августта беренче класс укучыларына Игелекле эшләр көндәлеген тапшырудан башланды. Проект кысаларында мәктәпләрдә спортчылар, артистлар һәм блогерлар катнашында Игелек дәресләре үтә.

Фоторепортаж
Иске Татар бистәсендә "Игелек ярминкәсе", 08.09.2018
Барлык яңалыклар