Авторы – 26 яшьлек Аделина Йосыпова
Фото: Аделина Йосыпова архивыннан
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь, Диләрә Гафурова). ТР башкаласында балалар йортлары һәм приют балалары, шулай ук социаль ятимнәр өчен дөньядагы беренче китапны тәкъдим итү белән хәйрия кичәсе узды. Энциклопедия балаларга ярдәм итүгә һәм эчке таяныч булдыруга юнәлдерелгән. «Я есть» китабының икенче чыгарылышының авторы – 26 яшьлек Аделина Йосыпова, беренче белеме буенча ул архитектор, хәзерге вакытта «балалар педагог-психологы» юнәлеше буенча икенче югары белем ала.
Җыентыкның төп миссиясе – киләчәк буынны белемнең киң спектры белән тәрбияләү. Аделина Йосыпова сөйләвенчә, китап үз хисләреңне яхшырак аңларга һәм алар белән көрәшергә, максатлар куярга һәм ирешергә ярдәм итәчәк, шулай ук балаларны үз-үзеңне идентификацияләргә һәм дисциплинага өйрәтәчәк, иҗади фикерләү формалаштырачак.
«Я есть» китабы – балаларга аларның эчке таянычы, аларны бәхетле итә алган һәм тышкы дөньядан курыкмаска мөмкинлек бирә торган нәрсәләр турында сөйләячәк корал. Китап аша мин үз хыялымны тормышка ашырырмын дип уйлыйм – илебезнең һәр баласын кочагыма алырмын», – дип билгеләп үтте Аделина Йосыпова.
Китап тугыз бүлектән тора: «Мин», «Эмоциональ интеллект», «Социаль күнекмәләр», «Планлаштыру», «Гамәлләр», «Шәһәр», «Акчалар», «Команда эше». Балалар җыентыгын төзүгә өч айга якын вакыт киткән, аны эшләүдә психологлар, психиатрлар, язучылар, әкият терапевтлары гына түгел, ә балалар йортларын тәмамлаучылар да катнашкан. Аларның ярдәме белән интернат-мәктәп балаларының төп проблемалары ачыкланган.
«Балалар йортларын тәмамлаучылар белән очрашу китапны язуда беренче адым булды. Мин алардан нинди юл аша үтүләре, нәрсә кичерүләре турында сорадым. Аннары ялгызлык хисе, үз-үзеңә ышанмау, танышудан курку кебек кризислар исемлеге төзелде. Психологлар һәм психотерапевтлар тарафыннан сайланган һәр кризиска әкият яки күнегүләр уйлап чыгарылды», – дип уртаклашты китап авторы җыентыкны булдыру этаплары белән.
Хәйрия кичәсе кысаларында 800 мең сумга якын акча җыелган. Кунаклар иганә иткән акчалар китапның 10 мең данәсен бастыруга тотылачак, алар соңыннан балалар йортларында һәм приютта таратылачак. Һәркем үз өлешен кертә ала. Моның өчен «Игелекле Казан» рәсми сайтындагы QR-кодны сканерларга һәм теләсә нинди сумманы иганә итәргә кирәк.
Хәйрия кичәсе кунаклары арасында Казанның 11 нче номерлы интернат-мәктәп тәрбияләнүчеләренең өч картинасы аукционы үткәрелде. Эшләр 83 мең сумга сатылды, әлеге акчалар иганәләргә һәм җыентыкларны сатып алуга тапшырылачак.
«Я есть» китабының икенче чыгарылышы презентациясендә шулай ук Казанның Социаль сәясәт идарәсе башлыгы Ирина Смирнова һәм «Игелекле Казан» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Татьяна Мерзлякова катнашты. Алар Аделина Йосыпова белән очрашу турында килештеләр, аның кысаларында шәһәрнең социаль учреждениеләрендә энциклопедияләрне алга таба тиражлау турында фикер алышачаклар.