2021 елда Совет районының торак комплексларының берсендә Яңа ел урамы барлыкка килде.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы декабрь). Узып баручы елда Казанның Совет районында яңа төзелә торган урамнарының берсе Яңа ел урамы дип аталды. Татарстан башкаласындагы тагын нинди урамнарның кыш һәм булачак бәйрәмнәр белән ассоциацияләнүе турында шәһәр Топонимика комиссиясендә сөйләделәр.
Андый урамнар 20-дән артык: Гыйнвар, Веселая, Волшебная, Чудесная, Сказочная, Удивительная, Хоровод, Аркылы Хоровод, Вьюжная, Снежная, Зимняя, Еловая, Пихта, Сосновая, Хвойная, Сөенеч, Тылсым, Хыял, Шатлык, Әкият, Наратлы, Урманлы, шулай ук Радостный тыкрыгы. Алар башлыча коттедж бистәләрендә яки торак комплексларда, нигездә, шәһәрнең Идел буе һәм Совет районнарында урнашканнар.