В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл катламының кимчелекләре Миллениум күперендә, өченче транспорт дамбасында, Горький шоссесында бетерелде.
Фото: Денис Гордийко
Беренче чиратта, ремонт интенсив трафиклы юл участокларында, социаль объектлар янында, «йокы» районнарында, шулай ук җәмәгать транспорты маршрутлары үткән урыннарда үткәрелә.
«Язгы-җәйге сезон дәвамында ремонтка мохтаҗ булган участокларның максималь санын норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Юл хәрәкәтенә комачауламас өчен эшләр күбесенчә кичке һәм төнге вакытта үткәрелә», – дип аңлатты И.Куляжев.
«Без юлдагы чокырларны гадәттәгедән иртәрәк ремонтлый башладык, юл эшчеләренең «пломбалар» куюын күрәбез. Машина йөртүчеләрдән килгән шикаятьләр саны кими, әмма эш әле күп», – дип йомгаклады Р.Гафаров.
Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә юлдагы чокыр ремонты 13 нче мартта башланды. Барлыгы 30 мең кв.м мәйданлы юл участокларын ремонтлау планлаштырыла. Технологик таләпләргә ярашлы рәвештә +5 градустан югары температурада чокыр ремонты сыек кайнар асфальт-бетон катнашмасы кулланып башкарыла. Һава температурасы +10 градустан югары күтәрелгәч, ремонт тыгыз кайнар асфальт-бетон кулланып дәвам итәчәк.