Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.03.2021, 11:31

Казанда чокырлар ремонты 45 мең кв. метрдан артык мәйданда узачак

Эшләр, нигездә, транспорт хәрәкәтенә комачауламас өчен, төннәрен башкарыла.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март, Ксения Швецова). Узган атнада Казанда чокырларны ремонтлау эшләре башланды. Беренче чиратта ул транспортның аеруча интенсив хәрәкәте булган урамнарга кагыла. Хәзер эшләр Аракчино Шоссесын, Оренбург тракты, Миллениум күпере, Дзержинский, Подлужная, Тихомирнов, Гладилов, Зорге һәм башка урамнарда алып барыла. Быел 45 мең квадрат метрдан артык мәйданда чокырларны бетерү планлаштырыла, бу максатларга муниципаль юл фондыннан 93 млн сум каралган, дип хәбәр итте бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.

Юл хезмәтләре яз көне, һава шартлары мөмкинлек биргәч, чокырларны ямау эшенә керешә. Температура түбән булганда, ремонт коеп ясалган асфальттан, ә һава температурасы 10 градустан югары булганда – тыгыз кайнар асфальт-бетон белән ясала, дип билгеләп үтте И.Куляжев.

«Чокырлар ремонты башкарылачак урам участоклары белгечләр, эш заказчылары – районнар администрациясе һәм подрядчы оешмалар катнашында юлларны комиссияле карау нәтиҗәләре буенча билгеләнә, – дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе. – Беренче чиратта, җәмәгать транспорты йөри торган урамнар һәм юллар төзекләндерелергә тиеш».

Чокырларны сайлаганда, беренче чиратта, Казан автомобильчеләренең фикере дә исәпкә алына.Моның өчен аларга районнар администрацияләренә яки тышкы төзекләндерү комитетына +7(843)294-83-54 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип өстәде И.Куляжев.

Кар җыештыру кебек үк, чокырлар ремонты күбесенчә транспорт хәрәкәтенә комачауламас өчен төннәрен үткәрелә, дип искәртте Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров. «Шәһәрлеләргә шау-шу комачауласа, без алдан ук гафу үтенәбез. Аңлавыгызны сорыйбыз, чөнки чокырлар ремонты – ул барлык халыкның иминлеге өчен үткәрелә торган мөһим эш», – диде Р.Гафаров.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 29.03.2021
Видеорепортаж
29.03.2021 10:42
Казан юлларында чокырлар ремонтына керештеләр
Барлык яңалыклар