Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.08.2021, 14:22

Якут опера һәм балет театры Казанда Instagram дагы тормыш турында мюзикл һәм «12 стульев» эксцентрик балетын тәкъдим итәчәк

Спектакльләр 1-нче һәм 2-нче сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге театр сәхнәсендә узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы август). Д.К.Сивцева-Суорун Омоллоон исемендәге Саха Республикасы Дәүләт опера һәм балет театры (Якутия) Казанга беренче тапкыр килә. Спектакльләр 1-нче һәм 2-нче сентябрьдә Муса Җәлил исемендәге театр сәхнәсендә узачак.

Казан тамашачысы өчен төньяк театр узган 50-нче юбилей сезонының ике яңгырашлы премьерасын әзерләгән – «Калейдоскоп иллюзий» Instagram дагы тормыш турында мюзикл һәм «12 стульев» эксцентрик балеты.

«Калейдоскоп иллюзий» мюзиклы – ул блогерның тормышы турында заманча, якты, музыкаль спектакль, театр заказы буенча махсус булдырылган бөтенләй яңа сәхнә әсәре. 21-нче майда узган дөнья премьерасы өстендә Казахстан, Белоруссия, Мәскәү, Пермь һәм Екатеринбургтан куючылар, театр директоры һәм сәнгать җитәкчесе, режиссер-куючы Сергей Юнганс эшләде.

Легендар композитор Геннадий Гладков музыкасына «12 стульев» эксцентрик балеты Марк Захаровның шул ук исемдәге картинасы мотивлары буенча куелган. Проектны тормышка ашыру өчен Минск театрының «Мюзикл территориясе» куелыш төркеме җавап бирде: хореограф Дмитрий Якубович, режиссер Анастасия Гриненко һәм рәссам Андрей Меренков. «12 стульев» бу куелышта сәнгать синтезы, драма, рәсем сәнгате һәм рок-н-ролл элементлары булган совет авангарды.

Якутиянең Опера һәм балет театры гастрольләре Казанда РФ Мәдәният министрлыгы һәм Росконцерт ярдәмендә «Зур гастрольләр» федераль программасы кысаларында үткәрелә. Идел буе буенча турга Казан, Уфа, Йошкар-Ола, Ульяновск керәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар