Татарстаннан 72 яшьлек диңгезче 9 ай эчендә 45 мең чакрым араны узуы һәм 16 кг га ябыгуы, шулай ук пиратлар белән очрашуы һәм акула тотуы турында сөйләде.
Фото: Instagram.com/leftmaker/
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь, Алинә Бережная). Татарстан диңгезчеләре «Милонга» яхтасында дөнья тирәли сәяхәтләрен төгәлләде һәм Казанга кайтты. 9 ай эчендә алар 45 мең чакрым араны үтеп, планетаның иң ерак почмакларында булып, куркыныч белән йөзгә-йөз очрашкан. Диңгезчеләр пиратлардан ничек китә алган, алар өйдән еракта нинди ризык турында хыялланган һәм ни өчен аларның сәяхәт маршруты үзгәргән? Бу хакта спорт мастеры, океан йөзүенең яхта капитаны һәм Татарстанның Җилкән спорты федерациясе каршындагы мәктәп җитәкчесе – 72 яшьлек Алмаз Алеев белән әңгәмәне укыгыз.
Алмаз Әсхәт улы, дөнья тирәли сәяхәт ясау идеясе ничек барлыкка килде?
А.А.: Ул күптән, әле мин җилкәнле спорт белән мавыгып кына киткән вакытта ук туды. Ул вакытта миңа 40 яшь иде, ә аңа кадәр мин очучы идем – 16 ел гражданлык самолетлары белән идарә иттем. Самолетта очасың да, иллюминаторда диңгез күрәсең – ул зур, чиксез. Аның өстеннән очып үткән саен әлеге табигать көчен танып белергә теләдем.
Һәм хыялым тормышка ашты. 90 еллар башында без команда белән Европа тирәли яхтада йөздек. Моны дөнья тирәли сәяхәткә әзерлек дип әйтергә мөмкин.
Казанда мин Татарстанның Җилкән спорты федерациясе каршындагы мәктәпне җитәклим, әлеге транспорт төрен үзләштерергә теләүчеләрне өйрәтәм. Укучылар арасында, әлбәттә, су стихиясенә гашыйк булучылар да бар, шундыйлардан Вил Сәгыйтов һәм Илфат Миңнебаев. Алар Санкт-Петербургта яхта сатып алып, аны Казанга алып кайтты һәм безнең сәяхәткә әзерләнә башлады.
Безнең мачтада Россия, Татарстан һәм ТАССРның 100 еллыгы әләмнәре җилфердәде. Мин үз республикамның патриоты, бу ничек кенә баналь яңгырамасын.
Сез махсус маршрут төзедегезме? Нинди урыннарда булырга теләдегез?
А.А.: Әйе, һичшиксез, без маршрутны уйладык. Ул классик иде – төп илләрне, диңгезләрне, океаннарны, бугазларны колачлаган. Әмма коронавирус пандемиясе аркасында сәяхәт бакыр таз белән каплана язды, күп илләр ябылды. Без үзебезнең планнарыбыз турында махсус беркемгә дә сөйләмәдек, сәяхәт турында бик аз кеше белде – артык шау-шу булуын теләмәдек.
Шулай итеп, узган елның 28-нче июлендә без Казаннан Төркиягә киттек. Анда диңгез суын төчеләндерүне бик озак көттек, эпидемиологик вәзгыять аркасында җиһазлар китерү тоткарланды.
Төркиядән без 15 -нче сентябрьдә чыктык, Урта диңгез, Атлантик океан, Алжир, Тунис, Гибралтар бугазы, Кариб бассейнындагы Гренадиннар, Панама каналы аша үттек. Тын океанда Маркиз утрауларында тукталдык.
Сәяхәтнең бөтен катлаулылыгы шунда иде, барлык илләр дә безгә портка керергә рөхсәт бирмәде, шуңа күрә маршрут вакыт-вакыт үзгәрде. Самоа һәм Футун утрауларында шулай булды, инфекция таралу аркасында безне анда кертмәделәр. Ягулык юк диярлек иде, азык-төлек тә бетә башлады, без көчкә Вануатага кердек. Монда безне ике атнага карантинга яптылар – безгә яхтаны ташлап китү тыелган иде. Ярый әле, ягулык белән ризыкны китереп тордылар.
Аннары без Австралиягә киттек, ләкин анда кертмәделәр, төньяктарак Гвинея култыгы аша барырга туры килде. Дарвинда безне ягулык белән тәэмин иттеләр, азык-төлек бирделәр. Анда без ватандашлар белән очрашырга тиеш идек, ләкин рөхсәт итмәделәр. Башта маршрутта булган Индонезия һәм Шри-Ланкага да эләкмәдек.
Мальдивага уңышлы кердек, ял иттек, ягулык салдык һәм алга таба юл тоттык. Шуннан соң Аденск култыгы, Суэцк каналы һәм Урта диңгез булды, сәяхәт бу елның 15-нче июнендә Мармариста тәмамланды. Гомумән алганда, 9 ай эчендә без 45 мең километр юл уздык. Хәзер безнең яхта Төркиядә урнашкан һәм укыту судносы буларак кулланылачак.
Сез бу сәфәргә ничек әзерләндегез?
А.А: Әлбәттә, профессиональ әзерлек, шулай ук физик сәламәтлек бик мөһим. Сәяхәт алдыннан без бөтен экипаж белән тулысынча тикшерү уздык. Бу мәҗбүри процедура иде, чөнки диңгездә авырып киткән очракта безгә беркем дә ярдәм итмәс иде. Бәхеткә каршы, барысы да шома гына үтте, шунысы гына – беренче өч көн диңгез авыруы булды, тик аннары ул үтте. Сәфәр барышында мин 16 килограммга ябыктым.
Начар тукланганга күрә ябыктыгызмы?
А.А: Юк, барысы да стресс аркасында. Күз алдыгызга китерегез, сезнең белән нәрсә булачагын, теге яисә бу портта кабул итәчәкләрме, юкмы икәнен белмисез. Мин бит капитан, минем өстә зур җаваплылык.
Ә без начар тукланмадык – пакетларга күп санда махсус сублимацияле продуктлар хәзерләдек, аларны кайнар су белән пешереп ашарга мөмкин. Портларда балык, яшелчә, җиләк-җимеш сатып алдык. Шулай ук еш кына диңгезчеләр коткара, ягулык белән бергә балык та бирәләр. Бу чын диңгез ярдәме, бездә шулай тиеш.
Бер тапкыр без метр ярымга якын озынлыктагы акула, тунец, барракуда да тоттык.
Кайсы ризыкны күбрәк сагындыгыз?
А.А: Ит, пешкән бәрәңге һәм пилмән сагындырды. Хәзер мине туганнарым үҗәтләнеп ашата. Аэропортта сеңлем зур бәлеш белән каршы алды.
Сәяхәттән иң күбе нәрсә истә калды?
А.А: Һәр көн истә кала: диңгез төрле, кояш баешы да. Дөнья кырысланган – сәфәрдән соң шундый нәтиҗәгә килдем. Элек йөрү җиңелрәк иде, белешмәләрсез, килешүсез теләсә кайсы илгә керергә мөмкин иде. Хәзер бөтен җирдә акча һәм барысы да агентлар аша. Бу мондый сәяхәтнең тискәре мизгеле.
Аденск култыгында безгә пиратлар очрады. Юк, уйлап та карамагыз, алар Джек Воробейга охшамаган – гадәти киемле, кылычсыз һәм күзләре бәйләнмәгән. Безнең яхтага якынча 9 метр озынлыктагы агач көймә, ә анда биш гарәп килеп туктады. Мин ракетаны әзер килеш тоттым – нәтиҗәле корал, ул аларның көймәләрен юк итәр иде. Таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү башланып китте: башта алар тартырга тәмәке, аннары безнең бортка менүләрен сорады. Тик мин шунда ук кире кактым, бу чит территория – Россия, дидем. Алар безгә озак карап торды, безнең белән бәйләнергә кирәкме икән дип уйландылар булса кирәк. Дөресен әйткәндә, борчылу булды, ләкин сиздерергә ярамый иде. Бәхеткә каршы, бернинди начарлык та булмады.
Тулаем алганда, сәфәр куркыныч – бер минуттан ни буласын белмисең. Ләкин истә калган бер очрак булды. Атлантик океанда без 8-9 метр озынлыкта зур ташландык көймә очраттык. Куркыныч шунда иде, эңгер-меңгер вакытта күрмичә, аның белән бәрелешү мөмкин иде, ләкин барысы да узды.
Сез бер елга якын сәяхәт иттегез. Судан арымадыгызмы? Климатның алмашынуын ничек кичердегез?
А.А: Яхтаның уртача тизлеге сәгатенә 7 километр тәшкил итә, шуңа күрә климатның үзгәрүен әллә ни сизмисең. Россиягә самолетта кайтканда катлаулырак булды.
Судан арымадык, диңгез һәркайда төрлечә, үз холкы, кәефе бар, үзең дә шуның белән корыласың. Минем өчен төсләре буенча иң матур диңгез – Эгей, ә менә балыкларга, микроорганизмнарга иң бае – Япон диңгезе.
Сәфәргә без үзебез белән җылы киемнәр алган идек, тик аларның кирәге чыкмады дияргә була. Суда юешләнми торган кием, махсус костюм кирәк, чөнки яхтада төп проблема – дымлылык.
Бортта экипаж әгъзалары арасында вазыйфалар бүлендеме?
А.А. Көн тәртибе киеренке иде: һәр вахта 4-әр сәгать алып бара, Вил азык әзерләү өчен дә җавап бирде. Көн сәгатьләр буенча язылган, шулай булгач, аякларны салындырып яхтада утырып торырга да вакыт юк иде. Ләкин без көн саен су коендык.
Ә сез туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән элемтәдә тордыгызмы?
А.А: Спутник элемтәсе аша, бер-беребезгә СМС-хәбәрләр яздык. Безнең ярдәмчебез Юрий Никольский белән дә шул ук ысул белән аралаштык – ул махсус программа аша безне координацияләп торды, теге яки бу урында һава торышы, җил тизлеге турында хәбәр итте – бу безгә бик ярдәм итте.
Сез Төркиядә финишка килдегез. Сезне анда ничек каршы алдылар?
А.А: Чикләр ябык булу аркасында журналистлар һәм репортерлар булмады. Безне яхшы дустыбыз, ватандашыбыз Илшат Нәҗипов каршы алды, ул инде күп еллар гаиләсе белән Төркиядә яши.
Мин җиргә сикереп төштем дә: «Без моны эшләдек!» – дидем. Экипаж әгъзалары кочаклашып бер-берсен котлады.
Картада сез барырга теләгән урыннар тагын бармы?
А.А: Горн борыны – Көньяк Американың иң көньяк ноктасы. Бу бик куркыныч урын, анда штормнар 9 ай була. Диңгезче өчен Горн борынында булу – альпинист өчен Эверестны буйсындыру кебек.
Диңгезне сагынмыйсызмы әле?
А.А: Әлегә юк, акрынлап аңыма киләм. Ләкин бер айдан, мөгаен, диңгезгә тарта башлар.