Татарстан башкаласында исемнәре елның иң җылы вакыты белән бәйле булган йөздән артык урам бар.
Фото: Денис Гордийко
Алар арасында түбәндәгеләр бар: Летняя, Лучезарная, Лучистая, Безоблачная, Ясная, Солнечная, Вечнозеленая, Тенистая. Шулай ук шигъри атамалы Березовая Роща һәм Березовая Аллея, Зеленая Поляна, Таллы яр, Гөлбакча, Ләйсән, Живописная, Пейзажная, Белые росы, Зеленая Роща, Яснополянская урамнары да җәйне искә төшереп тора.
Җәй көне чәчәк ата торган чәчәк исемнәре белән түбәндәге урамнар бар: Чәчәк, Букет, Цветочная һәм Цветущая, Ак чәчәкләр, Алчәчәк, Васильковая, Мәк, Фиалковая, Ясмин, Ромашкалы, Ландыш, Розалар, Вересковая, Ирис, Душистая, Лепестковая, Яран, Тукранбаш.
Кайбер урамнарга җиләк-җимеш исемнәре бирелгән – Армут, Земляничная, Клубничная, Ежевичная, Брусничная, Малиновая, Калиновая, Вишневая, Сливовая һәм Чияле, Карлыган, Балантау, Җиләкле, Җимешле, Фруктовая, Плодовая, шулай ук – Ягодный, Черничный һәм Гранат тыкрыклары.
Отдых, Парк, Полевая, Садовая, Бакчалы, Рощинская, Болынлы, Луговая, Огородная, Парник һәм Яшелчәчеләр, Урман һәм Лесная урамнары җәйге чорда вакытны файдалы уздыру турында искәртәләр.
Казанда су объектлары белән ассоциацияләнә торган урамнар да бар – Приозерная һәм Заозерная, Родниковая, Речная, Прибрежная һәм Набережная, Лазурная, Кама, Ручьевая, Чишмәле.
Җәйге урам исемнәре рәтенә шулай ук Лиственная, Яфраклы, Тамчы, Можжевеловая, Чирәмле, Пасечная һәм Медовая, Соловьиная, Шмелиная, Звездопадная, Душистая урамнарын кертеп була.
Казан урамнарының реестры даими рәвештә матур яңгырашлы исемнәр белән тулылана, шәһәрлеләрдән урам исемнәре куюга шәхси вариантларны Топонимика буенча шәһәр комиссиясе кабул итә. Үз идеяләрегезне KZN.RU порталының интернет-кабул итү бүлмәсенә Казан Мэры, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе яки Топонимика буенча комиссия рәисе исеменә, шулай ук «Урам исемнәре өчен тәкъдимнәр» тамгасы белән gorduma.kazan@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, урам исемнәренең тәкъдим ителгән вариантлары хәзерге рус һәм татар телләренең сүз ясылышы, орфоэпик һәм стилистик нормаларына җавап бирергә тиеш.