В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
KZN.RU порталы көмеш волонтер Волга Спиридонова белән таныштыра
«Игелекле Казан» проектына ун ел булу ул әле түгәрәк дата гына түгел, ул эчкерсез елмаюлардан, ихласлыктан һәм гади шәһәр халкының көндәлек батырлыкларыннан торган унъеллык тырыш хезмәт нәтиҗәсе. 23 апрельдә Казан «Игелекле Казан» проектының ун еллыгына багышланган Халыкара «Игелекле Казан. Яңа социаль алым буларак инклюзия юнәлеше» форумы өчен мәйданчыкка әйләнә. Әлеге вакыйга уңаеннан KZN.RU порталы игелекле гамәлләр кылучы олы йөрәкле затлар белән таныштыруны дәвам итә. Бүген «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы сафларында үз теләге белән эшләүче 1280 ирекле хезмәткәр исәпләнә. Бу кешеләр чын күңелдән, ихластан башкаларга булышып яши. Юдино бистәсендә гомер итүче 68 яшьлек Ольга Спиридонова башкаларга ярдәм итә алуы белән бәхетле. Инде күп еллар дәвамында «көмеш» волонтер, гадәти дәресләрне тыныч арт-терапия сеансларына әйләндереп, үзенчәлекле балаларны кул эшләренә өйрәтә.
Фотолар Ольга Спиридонованың шәхси архивыннан алынды
Ольга Спиридонова – ике бала әнисе һәм әбисе. 2011 елга кадәр ул балалар бакчасында, аннары мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшли. Язмыш сынаулары аша узарга туры килә Ольга ханымга: ул биш ел дәвамында авыр инсульт кичергән ирен карый.
Тормыш авырлыкларына карамастан, үз эченә бикләнмичә, башкаларга күңел җылысын бүләк итәргә көч тапкан волонтер ул. Мәктәптәге биология укытучысы тәкъдиме белән үзе яши торган бистәдә үсешендә үзенчәлекләр булган балалар өчен кул эшләре дәресе үткәрә башлый. Бу аның өчен чын юаныч була.
«Мин һәрвакыт рәсем ясау һәм бизәү техникасы белән шөгыльләндем. Бу минем үзем яратып башкара торган шөгылем иде, – дип фикерләре белән уртаклаша Ольга Спиридонова. – Миңа балаларны укытырга тәкъдим иткәч, моны Аллаһның рәхмәте дип кабул иттем, һәм, әлбәттә, шунда ук ризалаштым».
Бүгенге героебызны әнисе тегәргә өйрәткән. Ул гади әйберләр дә теккән, авыр тоелган тун да менә дигән килеп чыккан оста кулыннан.

«Миңа мәктәп чарасына яңа күлмәк кирәк булды. Бу хакта әниемә әйттем. Ул миңа: «Күлмәк кирәк булса, утыр да тек, – диде. Бу көннән соң мин инде үзем тегә башладым», – дип искә ала Ольга Геннадьевна.
«Альпари» фондының хәйрия ярминкәләре өчен кул эшләнмәләре ясап, Ольга ханым хәйрия юнәлешендә беренче адымнарын ясый. Шул ук вакытта Красная Горка бистәсендә урнашкан Могҗизалар тудыручы изге Николай чиркәве каршындагы якшәмбе мәктәбендә кул эшләре түгәрәген алып бара башлый. Иҗат эше акрынлап катлаулана: әлеге шөгыль зур проектка – курчак театрына әйләнә. Ольга курчаклар җыя, аларның һәрберсе өчен аерым киемнәр тегә. Һәм түгәрәктә шөгыльләнүче балаларга төп рольләр бүлеп биреп, алар белән спектакльләр әзерләп чыгара.
«Мин өйдә торганда, бик мавыгып курчаклар җыя башладым – башкалардан сатып алдым, аларга яңа киемнәр тектем. Бу безнең иҗатыбыз өчен башлангыч нокта булды, – дип искә ала Ольга. – Тулы спектакльләр куя башладык. Республика клиник хастаханәсендә чыгыш ясау өчен чиркәү әһеле безгә автобус бирде. Балалар спектакльләрдә бик теләп катнашты, әлеге шатлык хисләрен тамашачы белән бүлешә алу алар өчен зур бәхет иде».
2020 елда Ольга профессиональ яктан танылу ала: ул Россия күләмендәге «Россия иреклесе» волонтерлык тәкъдимнәре бәйгесендә җиңү яулый. 500 мең сум күләмендәге грант аның «Энә белән каеп чигелгән яхшылык/Добро с иголочки» авторлык проектын үстерүгә көчле этәргеч була. «Бу безнең барыбыз өчен дә бик зур шатлык иде», – дип искә ала Ольга.
Материаль чаралар игелекле эшне үстерергә тагы да ярдәм итә: элек дәресләрдә балалар гына катнашкан булса, бәйгедән соң Ольга ханым сәламәтлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләрне һәм әбиләрне дә тегәргә өйрәтә башлый. Гади генә тоелган шөгыль аша Ольга Геннадьевна хатын-кызларны өй җылысын саклый торган эшләнмәләр, киемнәр тегәргә, эшне күңел биреп, җан тынычлыгы табып эшләргә өйрәтә. Күпләр өчен әлеге шөгыль үз-үзеңне камилләштерү юлында менә дигән мөмкинлек була.

2022 елда әлеге проект өчен Сеченов урамында урнашкан «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасының яңа коворкингында махсус урын бүлеп биргәннәр. Волонтерга бу эштә «Альпари» хәйрия фонды җитәкчесе Наталья Гыйләҗева ярдәм иткән.
Хәзерге вакытта әлеге остаханә Ольга өчен икенче йорт булып тора. Танылу, дан казануларга карамастан, ул үз-үзенә тугры булып кала. «Хәзерге вакытта мине «Игелекле Казан» директоры Татьяна Мерзлякова бик хуплый. Остаханәгә күңелем кушканга һәм үз эшемнән тәм тапканга киләм», – ди Ольга.
Ольга ханымның дәресләренә төрле менталь тайпылышлары: Даун синдромы, аутистик спектры бозылган, психик үсеш тоткарлыгы булган балалар килә.
Белем бирү эшчәнлеге индивидуаль төзелә: балалар үзләре нәрсә тегәргә тели, шуны сайлый: ул уенчык, кием яки аксессуар булырга мөмкин. Дәресләр атнага бер тапкыр уздырыла һәм бер сәгать тирәсе бара. Ольга ассызыклаганча, тегү аның шәкертләре өчен – гамәли күнекмә генә түгел, ул күп көч таләп итә торган җитди физик һәм акыл эше санала. Үзенчәлекләре булган балаларга бер үк хәрәкәтләрне кабатлау, игътибарлы булу һәм бер урында утырып эшләү күнекмәләре бик авыр бирелә.
«Мин аларны һәр детальгә игътибарлы булырга өйрәтәм, чөнки тегү машинасы белән эшләү әлеге эшкә бирелгәнлекне һәм төгәллекне таләп итә, – дип аңлата оста. – Нәтиҗәдә, без тегү белән бергә вак моториканы үстерәбез һәм тәртипкә өйрәнәбез. Бу бик кечкенә, әмма һәр бала өчен бик мөһим җиңү».

Үзенчәлекле балаларны аңлау өчен бик зур юл үтәргә туры килә Ольга Геннадьевнага. Волонтер буларак эшне башлап җибәргәндә төркемгә аз тайпылышлары булган балалар йөри, ул вакытта эш җиңелрәк була әле. Әмма вакытлар узу белән дәресләргә авыррак диагнозлы балалар килә башлый. Ольга беренче көннәрдә үзенең бик нык куркуын яшерми сөйли. «Мин зыян китерүдән курыктым. Яныма тайпылышлары көчле балалар җыелгач, мин каушап калдым. Гади генә күрсәтмәләрне ничек җиткерергә, ничек кызыксындырырга кирәклеген белмәдем. Аларның гамәлләренә дөрес җавап бирә алырмынмы дип борчылдым», – дип ачыктан-ачык сөйли ул.
«Альпари» фонды психологлары белән тыгыз хезмәттәшлек әлеге куркуны юкка чыгарырга ярдәм иткән. Белгечләр волонтер өчен төп остаз булган: алар биремнәрне җайлаштырырга булышкан, балаларны кабул итү үзенчәлекләрен аңлаткан һәм дөрес белем бирәмме дип шикләнгән вакытта ярдәм күрсәткән.
Вакытлар узу белән тәҗрибә дә тупланган, һәм оста белән балалар арасында рухи бәйләнеш барлыкка килгән. «Миннән балалар укытуны сорагач, аларга ярдәмем кирәклеген аңладым. Һәм алар миңа нәкъ шундый җавап кайтарды. Тора-бара без шулкадәр якынаеп киттек ки, мин аларның укучылар гына түгел, ә бәлки гаиләм икәнен сизә башладым. Мин алар өчен – балаларны хуплап, һәрчак ярдәм итә торган әби. Хәзер инде үземне әлеге эштән башка күз алдына да китерә алмыйм. Волонтерлык минем җанымның бер өлеше», – дип сүзен йомгаклады Ольга Спиридонова.
Ольга Спиридонованың актив тормыш позициясе балалар эше белән генә чикләнми. Ул шәһәрдә оештырыла торган халыкара әһәмиятле чараларда: 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатында, 2022 елгы «Азия балалары» уеннарында волонтер буларак катнашкан.
Ләйлә Шакирова тәрҗемәсе