Утырыш шәһәр Ратушасында узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь). 13 декабрьдә Казан Ратушасында өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXX сессиясе була. Сессия эшенең башлануы 10:00 сәгатькә планлаштырылган.
Депутатлар түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышачак:
Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына бюджеты турында;
Казан шәһәре Думасының "Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлы чорына бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең социаль ипотека программасы буенча торак алуда кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ яшәүчеләре турында;
Казан шәһәре Думасының Казан шәһәре Башкарма комитетының структур бүлекчәләре турында аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының "Казан шәһәр округының шәһәр төзелешен проектлаштыру җирле нормативлары турында"гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәре Думасының 2019 елга эш планы турында;
Округларда сайлаучылар алдында хисаплар турында;
Оештыру мәсьәләсе;
Төрлеләр.