В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Депутатлар 10 сорау буенча фикер алышачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июнь). 6 июньдә өченче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XXVII сессиясе узачак. Сессия 10.00 башланачак.
Депутатлар 10 сорау буенча фикер алышачак:
Казанның Мактаулы гражданы турында;
Казан шәһәрендә халыкка электрон хезмәтләр күрсәтү системасы турында;
Казан шәһәр Думасының “2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлы периодына Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “2017-2019 елларга Казан шәһәре муниципаль милкен приватизацияләүнең Фаразлы планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәренең муниципаль милкен бушлай файдалануга тапшыру тәртипләре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәрендә ачык тыңлаулар оештыру һәм уздыру тәртипләре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәренең Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының “Социаль ипотека системасында торак төзелешен гамәлгә ашыру өчен җир участокларын бушлай бирү турындагы карарларны кабул итү турында”гы карарының үз көчен югалтуы турында;
Казан шәһәр Думасының “Казан шәһәр Думасының даими комиссияләре составы турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Төрлеләр.