(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль, Екатерина Виславская). 28 февральдә Ратуша бинасында Казан шәһәр Думасының XXIV отчет сессиясе үтәчәк. Әлеге карар бүген Казан шәһәр Думасының Президиумы утырышында кабул ителде. Утырыш Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә үтте. Утырышта 13 Президиум әгъзасының 8-е катнашты, карар кабул итү өчен кворум бар иде.
Казан шәһәр Думасының Президиумы карары буенча, киләсе сессиядә түбәндәге сораулар каралачак:
1. Казан шәһәре Мэрының 2017 елдагы эшчәнлеге буенча отчеты
2. Казан шәһәр Думасының 2017 елдагы эшчәнлеге буенча отчеты
3. Башкарма комитет җитәкчесенең һәм Башкарма комитетның 2017 елдагы эшчәнлеге буенча отчеты
4. Контроль-хисап палатасының 2017 елдагы эшчәнлеге буенча отчеты
5. РФ ЭЭМ Казан буенча идарәсенең 2017 елдагы эшчәнлеге буенча отчеты
6. 2017-2019 елларга Казанда муниципаль милекне приватизацияләүне фараз планының (программасының) 2017 елдам үтәлеше буенча отчет
7. Казан шәһәр Думасының "2017-2019 елларга Казанда муниципаль милекне приватизацияләүне фараз планы (программасы) турында" карарына үзгәрешләр кертү турында
8. Казан шәһәр Думасының "Казан муниципаль берәмлегенең 2018 елга һәм 2019-2020 елларның планлы периодына бюджеты турында" карарына үзгәрешләр кертү турында
9. Казан шәһәр Думасының "Казан территориясендә үз белдекләре белән һәм (яисә) законсыз урнаштырылган күчемсез милек объектларын ачыклау һәм демонтажлау турында" карарына үзгәрешләр кертү турында
10. Казан муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында
11. Казан муниципаль берәмлеге чикләрен үзгәртү турында
12. Төрлеләр