Фестивальнең гран-при ияләренең исемнәре билгеле булачак йомгаклау гала-концерты 29-нчы апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Татарстанда XXI «Созвездие-Йолдызлык» ачык яшьләр телевизион эстрада сәнгате фестивале 22-нче февральдән 29-нчы апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Йомгаклау гала-концерты «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Анда фестивальнең гран-при ияләре исемлеге билгеле булачак.
Фестивальнең зона этаплары 22-нче февральдән 28-нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Конкурсның беренче көннәре 22-нче февральдән 12-нче мартка кадәр Казанда, аннары – Баулы, Зәй, Актаныш, Яр Чаллы, Чирмешән, Биектау, Балык Бистәсе, Апас һәм Яшел Үзән районнарында узачак.
Конкурста катнашучылар үзләренең талантларын түбәндәге номинацияләрдә күрсәтәчәк: «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы көй», «Иң яхшы җыр тексты», «Иң яхшы видеоклип».
«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналын КФУның «УНИКС» мәдәни-спорт комплексында 17-21-нче апрельдә үткәрү планлаштырыла. Гала-концерт 22-нче апрельдә узачак. Фестивальнең гран-при ияләре исемлеге билгеле булачак йомгаклау гала-концерты 29-нчы апрельдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак. Моннан тыш, биредә җиңүчеләргә һәм иң яхшы педагогларга бүләкләр тапшырылачак.
Быел ТР Президенты патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза торган фестиваль хәрәкәте Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган, дип хәбәр итә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәте матбугат хезмәте. Чара турында тулырак мәгълүматны сылтама буенча белергә була