В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Депутатлар 25 мәсьәлә буенча фикер алышырга планлаштыра.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы июль). 3 нче августта Ратушада дүртенче чакырылыш Казан шәһәр Думасының XV сессиясе була. Утырыш 10.00 сәгатьтә башлана.
Депутатлар 25 мәсьәлә буенча фикер алышачак:
Казан шәһәренең Мактаулы гражданины турында;
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен шартлар тудыру турында;
Яшьләр парламенты хисабы турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына бюджеты турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының 2009 елның 26 нчы ноябрендәге 7-44 номерлы «Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә бюджет процессы турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Җир салымы турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
2023 елга һәм 2024, 2025 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджетына түләүләрнең өстәмә нормативы белән бюджет тәэмин ителешен тигезләүгә дотацияне алыштыруны килештерү турында;
«Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең сайлау комиссиясе» муниципаль казна учреждениесен ликвидацияләү турында;
Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе составына хәлиткеч тавыш бирү хокукы белән кандидатура турында;
«Яңа Царицыно» территориаль иҗтимагый үзидарә чикләрен билгеләү турында;
«Куземетьево» территориаль иҗтимагый үзидарә чикләрен билгеләү турында;
Казан шәһәрендә муниципаль җир контролен гамәлгә ашырганда планнан тыш тикшерү чаралары үткәрү кирәклеген билгеләү өчен кулланыла торган мәҗбүри таләпләрне бозу риск индикаторларын раслау турында;
Казан шәһәрендә җылылык белән тәэмин итү объектларын төзү, реконструкцияләү һәм (яки) модернизацияләү буенча бердәм җылылык белән тәэмин итү оешмасы тарафыннан йөкләмәләрне үтәүгә муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда планнан тыш тикшерүләр үткәрү зарурлыгын билгеләү өчен кулланыла торган мәҗбүри таләпләрне бозу риск индикаторлары исемлеген раслау турында;
Казан шәһәр Думасының 2021 елның 16 нчы декабрендә кабул ителгән 8-11 нче номерлы «Казан шәһәрендә муниципаль торак контроле турындагы нигезләмәне раслау турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының 2021 елның 16 нчы декабрендә кабул ителгән 9-11 нче номерлы «Казан шәһәрендә җылылык белән тәэмин итү объектларын төзү, реконструкцияләү һәм (яки) модернизацияләү буенча бердәм җылылык белән тәэмин итү оешмасы тарафыннан йөкләмәләрне үтәүне муниципаль контроль турындагы нигезләмәне раслау хакында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәрендә төзекләндерү өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда планнан тыш тикшерү чараларын үткәрү кирәклеген билгеләү өчен кулланыла торган мәҗбүри таләпләрне бозу риск индикаторларын раслау турында;
Казан шәһәрендә муниципаль урман контролен гамәлгә ашырганда планнан тыш тикшерү чараларын үткәрү кирәклеген билгеләү өчен кулланыла торган мәҗбүри таләпләрне бозу риск индикаторларын раслау турында;
Казан шәһәрендә махсус сакланыла торган табигать территорияләрен саклау һәм алардан файдалану өлкәсендә муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда планнан тыш контроль чаралар үткәрү кирәклеген билгеләү өчен кулланыла торган мәҗбүри таләпләрне бозу риск индикаторларын раслау турында;
Казан шәһәрендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда планнан тыш контроль чаралар үткәрү зарурлыгын билгеләү өчен кулланыла торган мәҗбүри таләпләрне бозу риск индикаторлары исемлеген раслау турында;
Казан шәһәр Думасының 2021 елның 16 нчы декабрендә кабул ителгән 6-11 нче номерлы «Казан шәһәрендә автомобиль транспортында, шәһәр җир өсте электр транспортында һәм юл хуҗалыгында муниципаль контроль турындагы нигезләмәне раслау хакында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты «Муниципаль казна учреждениесе турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Социаль ипотека программасы буенча торак алуда кичекмәстән ярдәмгә мохтаҗ Казан шәһәрендә яшәүчеләр турында;
Казан шәһәр Думасының 2020 елның 21 нче сентябрендәге 29-1 нче номерлы «Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында»гы карары;
Казан шәһәр Думасының 20021 елның 16 нчы августындагы 5-8 нче номерлы «Казан шәһәрендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре турында»гы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Төрлеләр.