В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
“Манас” эпосы чәчәне Саякбай Каралаев турындагы картинада язучы Чыңгыз Айтматов тормышыннан эпизод күрсәтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче август). Казанда XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале вакытында язучы Чыңгыз Айтматов тормышыннан бер вакыйга күрсәтеләчәк. Фестивальне Кыргызстан режиссеры Эрнест Абдыжапаровның “Саякбай. 20 гасыр Гомере” картинасы ача.
Фестиваль Казанда 4 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр узачак. Бәйге программасына 65 фильм кергән, ә бәйгедән тыш программа кысаларында православие һәм башка диннәр, традицияләр һәм төрле халыклар гореф-гадәтләре турында, яшь кинематографистлар эшләре кергән.
“Манас” эпосы чәчәне Саякбай Каралаевка багышланган картина фестивальне ача. Сюжет буенча 1957 елда студент Чыңгыз Айтматов каникуллар вакытында чәчән янына “Манасны” аңлар өчен килә. Билгеле булганча, зур Кыргыз эпосы ЮНЕСКО кешелекнең материаль булмаган мәдәни мирасы хәзинәләре исемлегенә һәм иң күләмле әсәр буларак Гиннесның рекордлар китабына кертелгән. Саякбай Каралаев янында уздырган берничә көн язучы киләчәгенә бик нык йогынты ясый. Чыңгыз Айтматов ролен аның улы Эльдар Айтматов башкара.
Фильмның премьерасы 2017 елның 31 августында Монреаль Халыкара кинофестивалендә булды. Казанда ул 4 сентябрьдә өч мәйданчыкта узачак: 21.00 сәгатьтә “Ривьера” һәм “Мир” кинотеатрларында, тантаналы чара тәмамлангач – “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.