В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә төрле илләрдән килгән кызлар арасында халыкара ачык матурлык һәм талант конкурсының финалы узачак.
Фото: Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 май). 25-нче майда Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Дөнья энҗесе – 2021» XI Халыкара ачык матурлык һәм талант конкурсының финалы була.
Анда 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге, тәкъдим ителәчәк ил гражданлыгы булган кызлар катнаша. Конкурста катнашучыларның һәркайсы биш этапны уза: сайлап алу туры, финалга әзерлек, әдәби кичә, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган туган тел дәресләре һәм йомгаклау, финал этабы.
Конкурс финалында кызларга түбәндәге сынаулар узарга кирәк: милли костюмнарда дефиле, үзпрезентация, иҗади презентация һәм кичке күлмәктә дефиле.
Конкурс этаплары нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләрдә билгеләячәк: «Мисс Дөнья энҗесе – 2021», «I Вице-мисс Дөнья энҗесе – 2021», «II Вице-мисс Дөнья энҗесе – 2021». Чара 17:30 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
«Дөнья энҗесе – 2021» Халыкара ачык матурлык һәм талант конкурсы - яшьләрдә матурлык, толерантлык, хөрмәт, аралашу культурасы тәрбияләүгә юнәлтелгән мәдәни-массакүләм чара. Ул 2009 елдан бирле Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, шәһәрнең чит ил студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе һәм Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе тарафыннан оештырыла. Конкурс чит ил һәм Россия студентларының потенциалын тормышка ашыру һәм шәһәрдә яшьләр сәясәтен үстерү формаларының берсе булып тора.