В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашуга 14-35 яшьлек шәһәрлеләр чакырыла
Фото: Денис Гордийко
Бию кичәсе кысаларында мәдәният йорты фойесында ярминкә узачак, продукция сатудан кергән акчалар хәйриягә юнәлтеләчәк. Шулай ук юбилей балында махсус операция хәрбиләренә һәм тыныч халыкка ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән республика һәм епархия хәйрия проектлары тәкъдим ителәчәк.
Бию кичәсендә катнашу өчен +7(927)494-90-07 (Казан епархиясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Гаранин Артем) телефоны аша язылырга кирәк.
Чыгыш ясаучыларга бушлай репетицияләргә барырга туры киләчәк, алар атнага ике тапкыр «Сандугач» китапханәсендә (Мәүлетов урамы, 17б) һәм Сергиевский гыйбадәтханәсе территориясендәге «Азбука» яшьләр киңлегендә (Япеев урамы, 2) узачак.
Балга тамашачы буларак та керергә мөмкин. Чара 15:00 сәгатьтә башлана.