Казанда 2023 елның беренче яртыеллыгында территорияләрне карап тоту буенча хокук бозулар өчен ике меңнән артык административ беркетмә төзелгән
Фото: Денис Гордийко
Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы июль, Татьяна Марюхова). Казанда 2023 елның беренче яртыеллыгында территорияләрне карап тоту буенча хокук бозулар өчен ике меңнән артык административ беркетмә төзелгән. Аларның 82% ы – кисәтүләр. Бу хакта шәһәр Мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә ТР Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Наил Минвәлиев хәбәр итте.
Ул аңлатканча, агымдагы елның мартында ил Хөкүмәте тикшерүләр һәм контроль-күзәтчелек чараларын уздыруга мораторийны 2029 ел ахырына кадәр озайткан, шуңа күрә Административ-техник инспекция идарәсе эше күбесенчә кисәтү характерында.
«Төзекләндерү мәсьәләләре безнең өстенлекле мәсьәләләр арасында кала, ләкин таякның ике башы бар. Бер өлеше шәһәр мохитен төзекләндерүгә, ә икенчесе территорияләрне тиешле хәлдә тотуга кагыла. Әгәр беренчесе өчен муниципалитет җавап бирсә, икенчесе – объектлар милекчеләре һәм хуҗалары җилкәсендә, - дип шәрехләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Хокук бозуларны профилактикалау һәм биналарны һәм территорияләрне карап тоту буенча таләпләрне аңлату өчен Административ-техник инспекция идарәсе ике йөздән артык оешма вәкилләре белән очрашулар үткәрде. Ел башыннан бирле 10 шундый очрашу булды. «Россия-Ислам дөньясы: Kazan Forum 2023» халыкара икътисадый форумы чараларын уздыруга җәлеп ителгән биналарны һәм территорияләрне әзерләүгә аерым игътибар бирелде. «Безгә төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре килде. Мондый очрашулар профилактик чараларның нәтиҗәлелеген арттыра һәм төзекләндерү өлкәсендә хокук бозуларны бетерүне тизләтә. Кече елдан соң без чын уңай үзгәрешләрне күрәбез», - дип сөйләде Наил Минвәлиев.
Беренче яртыеллыкта ТР башкаласы территориясен мониторинглау барышында 2,1 мең административ материал төзелгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырырлык, шуларның 82% ы – кисәтүләр, ягъни профилактик характердагы чаралар.
Тулаем алганда, узган ел эчендә 86 дәгъва төзелгән, ә 2023 елның беренче яртыеллыгында – инде 152 таләп. Хокук бозучыны стимуллаштыру өчен барлык карарлар буенча астрент (мөх.иск. – акчалата штраф) суд карарын үтәүне кичектергән һәр көн өчен 500 дән 1000 сумга кадәр салына.
Наил Минвәлиев аңлатканча, иң киң таралган хокук бозулар элмә такталар, фасадлар һәм коймалар белән бәйле. Бүгенге көндә эштә 218 кисәтү очрагы, алар буенча кагыйдә бозулар эле дә бетерелмәде. Дәгъвалар 109 факт буенча бирелгән. 93 хокук бозу суд һәм судка кадәрге тәртиптә бетерелгән, калганнары хәзер эштә – алар барысы да хәл ителәчәк.
«Эшебездә без массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә яшәүчеләрнең хәбәрләрен күзәтәбез, тиешле чараларны оператив рәвештә күрергә тырышабыз. Язгы-җәйге чор башлану белән без юлларның һәм ныгытылган территорияләрнең торышын тикшердек. Нәтиҗәдә 108 хокук бозу ачыкланган. Бу узган ел дәрәҗәсендә, 98 факт билгеләнгән иде», - дип билгеләп үтте спикер.
Санитар чистарту буенча икеайлык чорында торак оешмалары тарафыннан ишегалларын кышкы чүп-чардан чистарту буенча зур эш башкарылган. Агымдагы карап тотуны Административ-техник инспекция идарәсе хезмәткәрләре игътибар белән күзәтә. Наил Минвәлиев искәрткәнчә, йорт яны территорияләрен җыештыру көн саен иртәнге 8 гә тәмамланырга тиеш, ә көн дәвамында чисталыкны һәм тәртипне саклау кирәк. Шул исәптән газоннарда үләннәрне чабу да.
Илсур Метшин искәрткәнчә, яз көне милекчеләргә нәкъ менә алардан җәйге чорда үз объектларын һәм территорияләрен тоту кысаларында нәрсә таләп ителә икәне күрсәтелгән. «Күргәнебезчә, күпчелек өлеше үз вазифаларына җаваплы караган. Хокук бозучылар да бар – алар өчен мораторий эшли, сум белән без аларны җәзалый алмыйбыз. Ләкин без тоталь тәртипсезлекне күрмибез. Бу территорияләрнең һәм биналарның күпчелек милекчеләре аңлы, үз шәһәрләрен яраталар һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт белән карауларын күрсәтә», - дип аңлатма бирде ул.
Контейнер мәйданчыкларын карап тотуда хокук бозулар саны 9 дан 48 гә кадәр артты – вакытында чыгару буенча проблемалар булды, озак вакыт сайлап алу башкарылмады. Наил Минвәлиев «УК ПЖКХ» региональ операторы җитәкчелеген алыштыру хезмәтләрнең сыйфатын күтәрер, ә идарәче компанияләр мәйданчыкларны тиешле дәрәҗәдә карап тотар дип өметләнүен белдерде.
Халыкны шәхси торак төзелеш территорияләрендә чүплекләрне карап тоту фактлары борчый. Тулып ташу һәм җыештыру башкарылмау фактлары теркәлгән. Докладчы Казан районнары администрацияләре башлыкларына каты коммуналь калдыкларны үз вакытында чыгаруны һәм мәйданчыкларда чисталыкны даими контрольдә тотуны сорап мөрәҗәгать итте.
Татарстан башкаласы Мэры Шәһәр көненә кадәр шәһәрдә дә, поселокларда да күнеккән тәртипкә кайтырга кушты. «Мин озак селкенүне көтмим, һәм региональ операторда җитәкчелек алмашыну белән бу өлкәдә хокук бозулар саны кимер дип өметләнәбез. Әйдәгез дедлайн ай ясыйк. Әгәр дә без хәзер сөйләшәбез икән, август уртасына без поселокларда һәм барлык идарәче компанияләр территориясендә тулы тәртип урнаштырырга тиеш», - диде ул.
Коймаларның тиешенчә карап тотылмавы турында кисәтүләр бар – 35 материал төзелгән, ә узган җәйдә алар 15 булган. «Торак йортларның, социаль объектларның һәм кайбер бакча ширкәтләренең коймаларын төзекләндерергә кирәк. Конкрет мисаллар консультацияләр уздырганда каралды. Барлык җитәкчеләргә дә эшне озакка сузмаска һәм аларны елның җылы вакытында башкарырга дип мөрәҗәгать итәм», – дип төгәлләде Наил Минвәлиев.
Килештермичә шлагбаумнар урнаштыру тенденциясе барлыкка килде. 19 шундый факт ачыкланган инде, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк. Казанны төзекләндерү кагыйдәләре буенча шлагбаумнарны үз белдегең белән урнаштырырга ярамый – моны Идарә хезмәткәрләре дә күзәтә. Алып ташлаудан баш тарткан очракта мәҗбүри чаралар кулланыла. Шул рәвешле, 12 дәгъва судка бирелгән, ике очрак буенча таләпләр инде канәгатьләндерелгән, дүрт факт ирекле рәвештә бетерелгән, ә алты эш суд производствосында кала.