В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экстремаль спорт төрләрендә теләгән һәркем ярыша ала
Фото: Денис Гордийко
Фестиваль мәктәп һәм яшүсмерләр клубларыннан, шулай ук яшьләр үзәкләреннән 2 меңгә якын баланы берләштерәчәк. Фестивальдә катнашу бушлай, ярышларга теләгән һәркем кушыла ала.
Чарада иң яхшы биючеләр һәм экстрим-спортчылар билгеләнәчәк. Брейкинг, скейтбординг, трюк самокаты һәм башка юнәлешләр буенча ярышлар игълан ителгән. Сылтама буенча теркәлергә мөмкин.
Фестиваль кунакларын спорт һәм иҗади мастер-класслар көтә. Шулай ук мәйданчыкта фуд-корт эшләячәк. Фестиваль Scratch Dj School музыкантлары һәм KVRTL Tunes рэп-командасы чыгышы белән тәмамланачак.
Фестиваль 12:00 сәгатьтә Мир урамындагы паркта башлана. Тулы мәгълүматны «Вконтакте» социаль челтәрендәге чара төркемендә белергә мөмкин.
«Урамнар позитивы» 2017 елдан бирле Казанда уза. Аны оештыручылар – «Яшьләр үсеше» төбәк иҗтимагый оешмасы, Казан Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты һәм Туризмны үстерү комитеты, ТР Брейкинг федерациясе, «Яшүсмер» яшүсмерләр клублары берләшмәсе, ТР башкаласының Парклар һәм скверлар дирекциясе, шәһәрнең Совет районы администрациясе.