Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.02.2026, 09:08

Күкрәккә атылган ядрә, тын аллея буйлап сәяхәт һәм тирән эчтәлекле шигъри юллар: казанлыларны бөек хисләрне саклаган серле эзләр буйлап йөрергә чакыралар

Маршрутка бөек шәхесләр үз мәхәббәтләрен очраткан урыннар кергән

Казан урамнарында архитектура серләре белән бергә, бөек шәхесләрнең бөек хисләренә кагылышлы тарихлар да саклана. Шәһәрдә хәтта йөз елдан артык вакыт узса да, әле һаман да гашыйкларның пышылдавы ишетелә торган урыннар бар. Биредә Тушнова булачак иренә үз шигырьләрен укыган, Толстой тын аллеяда бәхетен югалтудан курыккан, яшь Ленин үз мәхәббәтен эзләгән. Гашыйклар көне уңаеннан Туризмны үстерү комитеты шәһәр халкын һәм кунакларны хисләргә бай маршрут буенча йөреп кайтырга чакыра – ул күренекле шәхесләр үз мәхәббәтләрен беренче тапкыр очраткан урыннарны берләштерә. KZN.RU порталы Россия Язучылар берлеге әгъзасы, тарихчы Анатолий Елдашев белән бергә Казан белән бәйле күренекле язучылар һәм шагыйрьләрнең мәхәббәт тарихларын искә ала.

Денис Гордийко фотосы

Мәңгелеккә әйләнгән биш очрашу: Габдулла Тукайның бердәнбер илһамчысы

Хисләргә бай әлеге маршрут Габдулла Тукай белән Зәйтүнә Мәүледованың мәңгелек мәхәббәт тарихы истәлекләрен саклаган Мәскәү урамындагы 70 нче йорттан башлана. XX гасыр башында биредә «Әл-Ислах» нәшрияте эшли, татар шагыйре үзенең дусты Фатих Әмирхан янына еш килеп йөри. Нәкъ менә шушы урында Габдулла Тукай беренче тапкыр Зәйтүнә Мәүледованы – үзенең бердәнбер сөйгән ярын һәм илһамчысын очрата.

Шагыйрьдән бераз яшьрәк кыз чыгышы белән Чистайдан була, сәүдәгәр гаиләсендә тәрбияләнгән. Икесенең дә тормышында кинәттән барлыкка килгән әлеге кайнар хис аларның беренче саф мәхәббәт хисләре була. Нибары биш-алты тапкыр очрашуга карамастан, Габдулла Тукай үзенең илһамчысына бик күп мәхәббәт шигырьләре яза. Иң мәшһүр әсәрләренең берсе – «Утырышу».

«Мин ул кызны, үз уемча, фәрештә, дим,

Дөнья берлә ваклануын һич эстәмим;

Аңар күрә үземне бик түбән саныйм,

Аның урны фәләкләрдә, гарештә, дим.

Минемчә, тик яралган ул сөелергә,

Сөяргә һәм куанырга, көенергә;

Күргән саен, минем төсле гашыйкларга:

«Бу минеке булмас!» – диеп көенергә».

1913 елның апрелендә, шагыйрь Клячкин больницасында үлем белән тартышып ятканда, аның янына Зәйтүнә килә. Әмма үпкә чире белән азапланган Габдулла Тукай, «авыру булып күренергә теләмичә», сөйгәне белән күрешүдән баш тарта.

Шагыйрьнең сөйгәне аннан 45 елга озаграк яши: Төркиядә яшәргә өлгерә, дипломатка кияүгә чыгып, ир бала таба. Зәйтүнә Мәүледова Казанда вафат була. «Аның кабере Яңа Татар зиратында, Габдулла Тукай кабере каршында ук. Алар гүя, «бер-берсенең күзләренә» карап тора сымак», - дип сөйләде Совет һәм Россия тарихчысы, туган якны өйрәнүче Анатолий Елдашев.

Шигырьләр җанланганда: «Черек күл»дә Вероника Тушнова эзләре буйлап

Алга таба казанлыларга һәм башкала кунакларына «Черек күл» паркына барырга тәкъдим итәләр. Иҗтимагый киңлеккә керү юлында 1930 нчы елларда төзелгән «Гашыйклар аркасы»н күрергә була. Вакытлар узу белән паркның әлеге архитектура үрнәге символик мәгънәгә ия була. Арка эллиптик форма рәвешендә төзелгәнгә күрә, аның як-ягында басып торган кешеләр, пышылдап кына сөйләшсәләр дә, берсен-берсе ишетә ала. Хисләреңне белдерү яки күңелдә саклап йөрткән иң кадерле сүзләрне әйтү өчен менә дигән урын!

Казанда туган совет шагыйрәсе Вероника Тушнова да әлеге паркта йөрергә яраткан. Беренче мәхәббәте, табиб-психиатр Юрий Розинский белән ул еш кына «Черек күл»дә очраша торган була: җәй көне гашыйклар матур аллеяларда йөриләр, бер-берсенә шигырьләр укыйлар, кышын исә тимераякта шуалар. Шагыйрә шәһәр үзәгендә, Большая Казанская урамында (хәзерге Большая Красная урамы) яшәгән, аның йорт тәрәзәләреннән Пятницкая чиркәвенең гөмбәзләре күренеп торган.

Вероника Тушнова үзенең Юрий Розинскийга багышланган бер шигырен сугыш елларында яза. Госпитальдә дежур торганнан соң, иске кәгазь кисәгенә тирән эчтәлекле юллар языла.

«Не отрекаются, любя.

Ведь жизнь кончается не завтра.

Я перестану ждать тебя,

А ты придешь совсем внезапно.

А ты придешь, когда темно,

Когда в стекло ударит вьюга,

Когда припомнишь, как давно

Не согревали мы друг друга…»

Йөрәккә төбәлгән ядрә һәм чиркәү хөкеме: Максим Горькийның җавапсыз мәхәббәт тарихы

Мәхәббәт хисләре белән сугарылган маршрутның икенче ноктасы – Горький урамы. Биредә рус язучысы Максим Горький һәм бөек опера җырчысы Федор Шаляпин хөрмәтенә ачылган музей-йорт урнашкан.

Элек бу йортта икмәк пешерү остасы Андрей Деренковның зур булмаган күмәч пешерү ноктасы була, 1886–1887 елларда яшь Алексей Пешков (Максим Горький) анда ярдәмче булып эшли. Булачак пролетариат язучысы нәкъ менә әлеге йорт диварларында беренче тапкыр Мария Деренкованы күрә. Язучының иҗатында һәм тормыш юлында зур эз калдырган хатын-кызны очрата ул биредә. «Кыз пекарняга туганы янына килгәндә яшь Алексей еш кына аңа «тын да алмый» карап торган, - дип истәлекләр белән бүлешә Анатолий Елдашев. – Әмма җавапсыз мәхәббәт уңышсыз була».

«Авыру Мария кайдадыр чормада яши һәм аска сирәк кенә төшә иде. Ул кергән мизгелләрдә мин үземне күзгә күренми торган җепләр белән бәйләгәндәй уңайсыз хис итә идем», - дип яза Максим Горький «Минем университетларым» әсәрендә.

Җавапсыз мәхәббәт әдипне чак кына үлем белән очраштырмый кала: ул базардан револьвер сатып ала, йөрәгенә төбәп, күкрәгенә ата, ләкин тидерә алмый. Үтеп баручыларның берсе яралы язучыга ярдәм итеп, аны Клячкин хастаханәсенә китерә. Соңрак бу гамәле өчен әдипне чиркәү судында хөкем итәләр.

Гыйшык утларында яндыручы Любовь исемле кыз: булачак революционер Владимир Ленинның Казандагы мәхәббәт тарихы

Алда искә алынган истәлекле урыннан Лядский бакчасын узып, бер чакрым чамасы алга киткәч, Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары В.И.Ленинның музей-йорты белән таныша ала. Биредә Россия инкыйлабчысы Кокушкино авылына сөргенгә сөрелгәннән соң (1887 елның сентябреннән 1888 елның маена кадәр) гаиләсе белән яшәгән. Йорт Владимир Ленин тормышының Казан чорына – балигълык һәм гашыйк булу чорына багышлана.

Бу чорда Владимир Ленин үзенә тормыш юлдашын эзли башлый. Олы апасы – Анна – энесен үзенең дус кызлары белән таныштыра, ләкин алар җитлеккән Владимир өчен бик яшь булып күренәләр. Бераздан ул апасының утарында, Веретенниковлар йортында, үзенең беренче гыйшкын – Любовь Картиковскаяны очрата, кызны егетнең җитдилеге бер дә куркытмый. Аларның мөнәсәбәтләрендә XIX гасыр ахырындагы катлаулы шәхси драмалар һәм сәяси омтылышлар чагыла.

«Мин бәхетебезне югалтудан курыктым»: Лев Толстойның Архиерей дачасы аллеясында мәхәббәт хакына әйтелми калган сүзләре

Архиерей дачасы, Яңа Иерусалим монастыре янындагы парк хис-кичерешләргә бай маршрутның соңгы ноктасы булып тора. Рус язучысы Лев Толстой дворян кызы Зинаида Молоствова белән нәкъ менә шушы урында очраша. Яшьләр, үзләрен беркем күрмәсен дип, еш кына шәһәр читенә чыгып, Архиерей дачасының күләгәле аллеялары буйлап саф һава сулап йөри. Анатолий Елдашев сүзләренә караганда, 1767 елдан бирле үсеп утыра торган юкәләр һәм борынгы наратлар Лев Толстойга үзенең балачагын һәм Ясная Поляна аллеяларын хәтерләткән.

«Әгәр миннән ни өчен Казанда яшәвем, миңа нәрсә ошавы, нигә минем шулай бәхетле булуым хакында сорасалар, мин моны гашыйк булуым аркасында дип әйтмәс идем. Ул вакытта мин әлеге хисләрнең нәрсә икәнен аңламаганмын. Минем өчен бу хисләр ят булган әле. Мин аңа мәхәббәт хакында бер сүз дә әйтмәдем, ләкин ул минем кичерешләремне аңлаган, үзе дә сөю утында янган, дип ышанам. Зинаида белән минем арадагы мөнәсәбәтләр ике сөйгән ярның бер-берсенә карата саф омтылышы баскычында калды. Бәлки, син минем яратуыма шикләнәсеңдер, Зинаида, әгәр шулай икән, гафу ит, синең алда гаеплемен, кыскасы, мин үземнең ул вакытта сине сөюемә ышандыра алыр идем», - дип язган Лев Толстой үзенең көндәлекләрендә.

Әдип сөйгәнен бик еш искә ала һәм 1860 елларда Казанга килгәч, аның турында сораша. Зинаида Молоствова исеме булачак классикның көндәлекләрендә һәм истәлекләрендә мәңгегә урын ала.

«Зинаида, Архиерей бакчасын, бакча янындагы юлны хәтерлисеңме? Мин сиңа мәхәббәтемне аңлатырга тиеш идем, ул сүзләр минем тел очымда тора иде, син дә миңа шул ук хисләрне әйтергә теләдең кебек... Ләкин мин хисләремне ачып салырга җөрьәт итмәдем, ул минутларда ни өчен бернәрсә дә әйтә алмавымны аңлыйсыңмы?! Ул мизгелдә мин шул дәрәҗәдә бәхетле идем ки, ялгыш сүз әйтеп, бәхетемне югалтудан курыктым... үземнекен түгел, бәхетебезне югалтырмын шикелле тоелды. Әлеге сихри мизгел тормыштагы иң матур истәлек булып мәңгегә хәтердә калачак», - дип искә ала Лев Толстой.

Фото В.И.Ленинның музей-йорты администрациясе тарафыннан тәкъдим ителә

Барлык яңалыклар